Зәринә Хәсәншина: «Мин – хыялый кеше»

«Ак чәчәкләр» җыры дигәч тә, күз алдына шушы җырчы кыз килеп баса. Чибәрлеккә дә чибәр, моңы да юк түгел. Зәринә ХӘСӘНШИНА белән узып баручы елга нәтиҗә ясап, кызларча хыялланып алдык.

2020 елга нинди нәтиҗәләр ясар идең? Үкенеч калмадымы?

Узып баручы елга яхшы нәтиҗәләр генә ясар идем. Аллаһка шөкер, үкенечләр калмады. Әлбәттә, төшенкелеккә бирелгән чаклар булгандыр, менә шушы карантин вакытларында бигрәк тә. Әмма барысы да яхшы узды. Ял итәргә дә, эшләргә дә вакыт булды. Уңышларга да ирешелде. 2020 ел миңа бар яктан да ошады. Бу елның җәе дә, көзе дә бик матур килде. Сүз дә юк, моңсу вакыйгаларга да бай иде бу ел. Күп кенә атаклы шәхесләребезне югалттык.

Сине күбрәк салмак җырларны моңлы итеп башкаручы буларак ишетеп беләбез. Халык җырларын да җырлыйсың. Аларны үзгәртеп җырлауга нинди карашта син?

Халык җырларын, чынлап та, яратып җырлыйм һәм аларны мин элеккеге вариантларында, легендар шәхесләребез башкаруларында тыңларга яратам. Әмма үзгәртеп җырлауларга да уңай карыйм. Монда сорау ничек үзгәртүгә дә бәйле бит әле. Кайсыдыр, чынлап та, яхшы килеп чыга, кайсылары үзебезгә генә хас моңлы җырларыбызны боза.

Кияүдә түгелсең. Синеңчә, идеаль ират нинди була икән?

– Идеаль кешеләр булмыйдыр ул. Әмма һәрберебезнең башында ниндидер үзе өчен генә төзегән идеаль бер образы була. Миңа ир-ат, иң элек, терәк булырга тиеш. Бар нәрсәдә дә! Ир-ат булгач, ир-ат булсын ул. Бу кешегә әлеге төшенчә тулаем туры килергә тиеш. Гади, эшчән, кешелекле, мине генә түгел, әти-әниемне дә хөрмәт итсен ул. Әлбәттә, бер-беребезгә карата мәхәббәтле булуыбыз да мөһим. Безгә – иҗат кешеләренә мәхәббәт, ярату, хисләр бик кирәк ул.

Иҗат кешеләре күңел төшенкелегенә еш бирелә. Син ничек? Андый очракта нишлисең?

Мин моны контрольдә тотарга тырышам. Аз гына кәефем бетәме, берәр кайдан илһам чыганагы эзли башлыйм. Алай депрессиягә бирелеп ятарга һич кенә дә яратмыйм. Була инде андый хәлләр дә. Бернәрсә дә эшлисе килми, гомумән, тормышта бернәрсәне дә дөрес эшләмисең кебек тоела. Илһамны мин иҗади эшләрдән эзли башлыйм. Мәсәлән, фотосессияләр, видеолар төшерү. Ниндидер шөгыль булырга тиеш. Шул очракта күңел төшенкелегенә бирелергә вакыт та калмаячак. Һәм, әлбәттә, тәмле итеп ашау! Анысы да күңелне күтәреп җибәрә (көлә).

Могҗизага ышанасыңмы? Кыш бабайдан ни сорар идең?

– Мин – бик хыялый кеше. Могҗизага ышанам. «Теләк карталары» ясыйлар бит әле, мин дә шуның белән мавыгам. Аерым бер көннәрдә, көндәлеккә ниндидер теләкләр дә язып куярга мөмкинмен. Ятар алдыннан үземә гел нидер телим. Ә Кыш бабайдан саулык-сәламәтлек, зур мәхәббәт сорыйм.

БЛИЦСОРАШТЫРУ

  • Яраткан ризыгы: пашот йомыркасы.
  • Яраткан җырчысы:  Рәсим Низамов, Алексей Чумаков.
  • Соңгы укыган китабы: Роберт Кийосаки «Богатый папа, бедный папа».
  • Яраткан артисты: Искәндәр Хәйруллин, Георгий Вицин.
  • Иң яхшы ял ул – авылга кайтып, мунча керү.

Фикер өстәү