Илсөя Бәдретдинова: Быелгы авырлыкларның да яхшы ягы булды

Илсөя Бәдретдинова, җырчы:

–  Безнең әби-бабайлар, кәбисә ел авыррак килә инде ул, берәр «ски»е булмыйча калмый, дип әйтәләр иде. Инде, шөкер, яңа елга күп калмады,  уң аяктан керик, уй-хыялларыбыз тормышка ашсын дип телим.   Барысы да яхшы булыр дип, 100 процентка ышанам.  Бернинди начар уйларым юк.  Зур өметләр белән яңа программалар әзерлим.  Башкаларга да төшенкелеккә  бирелмәскә киңәш итәм. Кыскасы, нәкъ җырдагыча, егылмаска, тезләнмәскә, абынсак та,  торып басарга да алга атларга. Татарда,  юраган юш килә,  дигән гыйбарә дә бар бит әле.  Шуңа күрә начарга юрамыйк. Уйларыбыз да, эшләребез дә гел позитив булсын. Уйлап карасаң,  быелгы авырлыкларның да яхшы ягы булды: ул  тормышның, сәламәтлекнең кадерен белергә өйрәтте.   Димәк, без яңа елга зур сынаулар үтеп, җиңү яулап,  аек акыл белән керәбез дигән сүз бу.


Фикер өстәү