Гүзәл Габидуллина бик матур чыршы уенчыгы ясарга өйрәтте (ВИДЕО)

Блогер Гүзәл Габидуллинаны белмәгән кеше юктыр. Кулы мең төрле эшкә ята аның. Матурлык тудырырга ярата ул. Быел Яңа ел чыршысын да үзе ясаган уенчыклар белән бизәгән.

– Бәйрәм алдыннан гаилә белән фотога төшәсебез килде. Бала кечкенә булгач, каядыр чыгып йөргәнче, фотозонаны өйдә генә ясарга булдык. Махсус зур чыршы алдык. Аны бантиклар белән бизәргә уйладык. Куеп карыйм әле, матур булырмы, дип кибеттән дүртне генә алган идем, икенче барганда алар беткән. Шуңа күрә калганын үземә ясарга туры килде. Аның бер кыенлыгы да юк, – ди ул. Гүзәл “ВТ” укучылары белән дә уенчык ясау серләре белән бүлеште.


Фикер өстәү