Иммунитетны ныгытабыз: D витамины кайсы ризыкларда бар?

D витамины – кеше организмы өчен иң мөһим матдәләрнең берсе. Безгә ул сөякләр һәм тешләр өчен бик тә кирәкле кальций һәм фосфорны үзләштерүгә ярдәм итә, канда шикәр микъдарын көйли, нерв күзәнәкләрен саклый. Әлеге витаминның җитенкерәмәве хәтта психикага да йогынты ясап, күңел төшенкелегенә һәм ярсулыкка китерергә мөмкин.

Ни гаҗәп: хәтта ел әйләнәсе кояш үзенең нурларын кызганмыйча сирпеп торган Израильдә дә D витамины җитмәү – киң таралган күренеш.
Шул ук вакытта, тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, организмның әлеге витаминга кытлык кичермәве ковидның мәкерлекләр китереп чыгару куркынычын бик күпкә киметә икән.
Организмга җитәрлек күләмдә D витаминын туплау өчен нинди ризыкларга өстенлек бирергә соң? Иң элек сөт ризыкларына – сөт һәм кефирга (инглиз галимнәре моңа тагын йогырт та өсти). Бигрәк тә этикеткасында, D витамины белән баетылган, дип язылганнарына. Мондый сөт ризыкларын даими куллану организмда әлеге витаминга тәүлеклек ихтыяҗны 10-12 процентка киметә. Шул ук вакытта алар ашкайнату органнарын бик тә файдалы пробиотиклар белән тәэмин итә.
Бу витаминның тагын бик шәп бер чыганагы – майлы балык. Әйтик, кызыл балык (сөләйман балык (лосось), семга, горбуша), тунец, скумбрия. Мәсәлән, 100 грамм сөләйман балыкта организмга бер көнгә җитәрлек D витамины бар.
Моннан тыш, гөмбә һәм тавык йомыркасында да әлеге витаминны табарга була. Дөрес, бер йомырка сарысында организм өчен кирәкле витаминның 10 проценты гына булуын күздә тотсак, бер көнгә ун йомырка ашарга кирәк. Бу, әлбәттә, бер кеше өчен күп. Шуңа күрә, белгечләр әйтүенчә, D витаминына бай булган ризыкларны бергәрәк, әмма чамасын белеп ашарга кирәк.


Фикер өстәү