Коронавирус белән авырганнан соң иммунитет кайчанга кадәр саклануы ачыкланган

Коронавирус инфекциясе белән авырган кешедә иммунитет ким дигәндә сигез ай дәвамында саклана, дип яза  «Известия» газетасы Science Immunology электрон китапханәсенә сылтама белән.

Монаша Университетының (Мельбурн) иммунология һәм патология кафедрасы профессоры Менно ван Зельма җитәкчелегендәге галимнәр төркеме ачыклаганча, инфекция йоктырганнан соң SARS-CoV-2 вирусы В-күзәнәкләренең хәтерен формалаштыра. Аның срогы сигез айга кадәр җитә һәм бу пациентларга инфекцияне кабат йоктырган очракта өзлегүләрне булдырмаска мөмкинлек бирә.

Материалларда хәбәр ителгәнчә, иреклеләрдән алынган канның 36 үрнәгенә анализ ясалган. Тикшеренүләр инфекция йоктырганнан соң 20 көн үткәч антитәнчекләрнең күләме кими башлавын күрсәткән. Әмма хәтернең В-күзәнәкләре шушы айлар дәвамында табылган.


Фикер өстәү