Татарстанда яшь ана 30 градуслы салкында сарайда бер яшьлек кызын калдырган

13 гыйнварга каршы төндә Алексеевск районында яшәүче 22 яшьлек ханым әнисендә яшәүче белән эчкән. Шуннан соң ул өйдән җылытылмый торган сарайга китә. Үзе белән ике кечкенә 1,5 һәм 4 яшьлек балаларны алган. Озак та үтми, олы бала өши башлый һәм хатын аның белән өйгә әйләнеп кайта, ә кече кызын сарайда калдыра. Төн буе бала суыкта яткан.

Сарайда төн көнган баланы иртән эштән кайткан әбисе табып ала. Хәзер туңган бала хастаханәгә урнаштырылган. 4 яшьлек бала шулай ук туңган, аңа кирәкле медицина ярдәме күрсәтелгән.

Шикләнелүчене тоткарлыйлар. Кеше үтерергә маташкан өчен яшь анага җинаять эше кузгатылган. Тикшерү судка әни кешегә карата кисәтү һәм сак астына алу чараларын сайлау турындагы үтенеч белән мөрәҗәгать итәкән.

Бу хәлнең барлык шартлары да билгеләнә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.


Фикер өстәү