«Адымнар»да тел дә өйрәнәләр, читек тә  бизиләр,  милли ризык та пешерәләр

Туган телен  белмәгән әти-әниләр өчен  һәр мәктәптә курслар уздырылырга тиеш. “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова “Адымнар” күптелле мәктәбендә узган  күчмә утырышта әнә шулай диде. Билгеле булганча,  әлеге мәктәптә әти-әниләр, укытучылар өчен татар теле курслары оештырыла.

Республикада Туган телләр  һәм  халыклар бердәмлеге  елына багышланган утырышның Татарстанда ачылган беренче күптелле комплекста оештырылуы юкка түгел. Монда 19 милләт вәкиле  белем ала. Барлык укучылар да татар, рус, инглиз телләрен өйрәнә.

– Туган телгә мәхәббәт гаиләдә һәм балалар бакчасында башлана, мәктәптә  формалашып,  ана теле белән горурланырга мөмкинлек бирә торган нигез салына, – диде Татьяна Ларионова.  – Балалар биредә туган телне саклауның никадәр мөһим булуын аңлый һәм шул ук вакытта партадашының яки өйдәге күршесенең  туган теленә хөрмәт белән карыйлар.  Бердәмлек шулай туа.  Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы  туган телләрне  үстерүдәге кыенлыкларны, уңышларны барларга мөмкинлек бирә.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова әйтүенчә,  Татарстанда 173 милләт вәкиле яши.  Республика мәктәпләрендә укыту биш телдә оештырыла. Җиде тел якшәмбе мәктәпләрендә өйрәтелә.

Утырыш алдыннан депутатлар  укучыларның гореф-гадәтләрне, мәдәниятне ничек саклавы белән кызыксынды.  Укучылар  милли ризык әзерләп, читекләр бизәп, балчыктан чүлмәкләр ясап күрсәтте. Мәктәптә әти–әниләрнең  татар телен  ничек өйрәтүен дә  үз күзләребез белән күрдек. Җомга кичендә  алар туган телне өйрәнергә җыела икән. Мәктәп китапаханәсендә Муса Җәлилнең тууына 115 ел уңаеннан “ Моабит дәфтәре”  дигән дәрес  бара иде. Соңыннан  укучылар “Нәселемнең теле сүнмәскә тиеш” дигән  милли концерт тәкъдим иттеләр.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү