Сугыш кырында ятып калган әтиләр өчен пенсияне ничек алырга?

Күрәсең, Җиңү көне якынлашу үзенекен итәдер. Бу темага кагылышлы сорауларны өч укучыбыз җиткерде.

«Әтием Галимов Габдулла Мингалим улы 1915 елда туган. 1945 елда һәлак булган. Мин үзем 1942 елның 5 мартында Казан шәһәрендә туганмын. Соңгы елларда балаларга сугыш кырында ятып калган әтиләре өчен пенсия билгеләнергә мөмкин дип бик күп сөйләделәр. Моның өчен таләп ителгән документларым да бар кебек. Әтиебезнең һәлак булуы турында белешмә нигезендә без бәләкәй чакта пенсия дә алдык әле. Әмма эшне нидән башларга, кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белмим. Юнәлеш биреп җибәрсәгез, әйбәт булыр иде. Тагын бер соравым. Әтинең Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнүе турында кәгазе бар, ә ордены юк. Мин хәрби комиссариатка да мөрәҗәгать иттем. Мәскәүгә дә язып карадым. Очына чыга алмадым. Ярдәм итә алмассызмы икән?»

Радик Галимов. Казан

«Әтием Вәлиев Газиз Вәлиевич 1914 елда Лаеш районының Пәрәү авылында туган. Буа районы хәрби комиссариатыннан фронтка киткән. 1942 елның 28 июнендә һәлак булуы турында язу килгән. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның балаларына акча тиеш дип күпме сөйлиләр. Аның өчен нинди документлар җыеп, кая мөрәҗәгать итәсе икән?»

Рәшит Вәлиев. Буа районы Толымбай авылы

Михаил Черепанов, Бөек Ватан сугышы мемориалы өлкән хезмәткәре:

– 2012 елның 23 февралендә Владимир Путин Россия Хөкүмәтенең 142 нче карарын имзалады. Анда сугышта һәлак булучыларның варисларына пенсия билгеләү турында сүз бара. Әлеге документ нигезендә өстәмә түләүләр 2012 елдан бирелергә тиеш. Теге яки бу сәбәп белән өлгермәгән булсалар, аны рәсмиләштерергә бүген дә соң түгел әле. Бу очракта пенсия карарга кул куелган көннән, ягъни 2012 елның февраленнән исәпләнә. Варис статусына лаек булу өчен шартлар бар.

Беренчесе. Кеше хәрби хәрәкәтләр вакытында һәлак булган дип танылырга тиеш. Бу очракта нинди сугыш, нинди хәрби конфликт икәнлеге мөһим түгел. Әгәр дә инде сугыштан соңгы яралардан вафат була икән, компенсация билгеләнми. Хәбәрсез югалганнар да бу исемлеккә керми. Аларның һәлак булганын исбатларга кирәк. Моны ачыклау өчен, теләгән кеше Бөек Ватан сугышы мемориалында да гариза калдыра ала. Анда исем-фамилиягезне, әтиегезнең исеме, туган елын, ае-көнен күрсәтергә кирәк. Билгеле булса, фронтка кайдан алынганы, кайда сугышканы турында мәгълүматлар да ярдәм итәр иде.

Икенчесе. Әтисе һәлак булганда, компенсациягә дәгъва кылучының 18 яшьтән кечерәк булуы шарт.

Өченчесе. Һәлак булган сугышчының баласы хәзерге көндә инвалид булса гына, варис исемен йөртә ала.

Бу мәсьәлә белән Пенсия фондына турыдан-туры мөрәҗәгать итүнең файдасы юк. Чөнки алар кабул итсен өчен, кулда документлар булырга тиеш. Аның беренчесе – хәрби комиссариаттан әтиеңнең һәлак булуы турында белешмә. Икенчесе – судтан үзеңнең варис икәнлегеңне раслаучы белешмә.

Тапшырылмаган медальгә килсәк, мондый очраклар бик күп. Без, бүләкләрнең хуҗаларын табу максатыннан, эзләнүләр алып барабыз. Шуңа күрә бу җәһәттән дә Бөек Ватан сугышы мемориалына гариза язсагыз, әйбәт булыр иде.


Фикер өстәү