Республикада 200 сыерлы фермада янгын чыккан

Бүген республиканың Балтач районындагы Улысъял авылында сыер фермасында янгын чыккан.

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Иртәнге уннар тирәсендә шаһитлар мөгезле эре терлек фермасы түбәсеннән чыккан төтен турында 101 номерына хәбәр итә.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр котельная бүлмәсендә суыткыч җиһазы януын ачыклый. Янгын мәйданы 100 квадрат метрны тәшкил иткән.

Коткаручылар килгәнче, ферма эшчеләре 200 сыерны урамга чыгарып өлгергән.


Фикер өстәү