Бананлы-җиләкле кайнатма РЕЦЕПТЫ

Татлы чорга аяк бастык бит! Бакча җиләге (виктория) баллы җимешләре белән сөендергән мәл. Ашап кына түгел, карап һәм иснәп туймаслык бит үзен. Кышка җәй тәмен ничек сакларга соң? Сезгә җиләкле рецептларны туплап бирергә булдык.

Тәмле булсын!

Бананлы-җиләкле кайнатма

Кирәк булыр: 1 кг бакча җиләге, 2–3 банан, 1,2 кг шикәр комы.

Бакча җиләген шикәр комы белән болгатып, 4–7 сәгатькә калдырасы. Ул арада җиләк сок чыгарачак. Аннары савытны утка куеп, кайнатырга, кайнап чыккач та 5 минут тотарга һәм күбеген җыеп алырга кирәк. Уттан алгач, 6 сәгатькә караңгы урында калдырырга. Аннан яңадан кайнатып чыгарып, күбеген җыярга. Кайнап чыккач, кабат 6 сәгатькә калдырасы. Шуннан тагын бер кат кайнатып алганнан соң, өстенә түгәрәкләп киселгән бананны өстисе. Яхшылап болгатасы. Болгата-болгата 20 минут кайнатасы. Әзер кайнатманы стерильләштерелгән банкаларга агызып, капкач белән каплап, салкын урынга куясы.


Фикер өстәү