Карлыганның яфрагы да шифалы

Быел аеруча мул уңыш белән сөендерүче кара карлыган В, Р, Е, А, С, К төркеменә кергән витаминнар, фосфор кислотасы, шикәр, тимер һәм калийга бай. Яфраклары исә магний, марганец, көмеш, кургаш, бакыр, эфир майлары чыганагы булып тора.

* С витаминына байлыгы ягыннан кара карлыган лимонны да уздыра.  Организмны тәүлек буена җитәрлек С витамины белән туендыру өчен 20 карлыган ашап кую да җитә, ди белгечләр. Карлыган күпсанлы авырулар вакытында организмны ныгыта, иммунитетны көчәйтә.

* Кара карлыган йөрәк-кан тамыры, яман шеш, Альцгеймер авыруын кисәтә. Аның бөер һәм бавыр, тын юллары, шикәр авыруларын булдырмаска ярдәм итүе дә ачыкланган.

* Организмны тиз арада тернәкләндерергә сәләтле булганы өчен, карлыганны изеп әзерләнгән сокны операция кичергән һәм организмы хәлсезләнгән кешеләргә эчәргә киңәш итәләр. Көчле ютәлдән интексәгез, кара карлыганның суын сыгып, аны шикәр һәм бал белән болгатып эчеп куегыз.

* Көчле антисептик булганга күрә, бераз су өстәлгән карлыган согы белән тамакны чайкату ангинадан котылырга да ярдәм итә.

* Аяк-куллары шешенүдән интеккән кеше кара карлыганны түбәндәгечә куллана ала: бер уч карлыган яфрагын ваклап, шуның өстенә ике стакан су салып кайнатып чыгарабыз да ким дигәндә ике сәгать төнәтәбез. Соңрак шуны сөзеп, аңа манылган марляны шешкән урынга куеп торабыз.


Фикер өстәү