Көчле авария нәтиҗәсендә 2 бала реанимациягә эләккән

15 августта Башкортстанның Янаул районында җитди авария булган. Көндезге якта Кинигово авылы янында «Волга» автомобиле җәмәгать транспорты тукталышына бәрелгән. «Янаул таңнары»  мәгълүматлары буенча, тукталыш тулысынча җимерелгән, ә җиңел машина өем астында калган.

Шаһитлар хәбәр иткәнчә, автомобиль зур тизлек белән хәрәкәт иткән. «Волга» белән Можга авылында яшәүче 40 яшьлек ир идарә итә. Ул машинаның көпчәге шартлагач идарә югалтуын әйтә.

Биш һәм җиде яшьлек ике бала хастаханәгә озатыла. Икесе дә реанимациядә.


Фикер өстәү