Тарык Доган: «Татарстан – хәятем бишеге»

Ике милләтнең нинди уртак яклары бар? Ватаннан читтә милли асылны саклап калу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк? Төрек милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Тарык ДОГАН белән әнә шул сорауларга җавап эзләдек.

Тарык бәй, Татарстанда төрекләр күпме?

– Татарстанда Россия гражданлыгы алган 400 төрек яши. Моңа өстәп, 4000 тирәсе милләттәшебез виза буенча Татарстанга эшкә килде. Гомумән алганда, Татарстанда төрекләр саны аз түгел. Төркия гражданнары икътисадның төрле өлкәләрендә эшли. Барыннан да бигрәк бу төзелеш, тарихи биналарны реконструкцияләү һәм реставрация эшләре. Төрек төзүчеләре, мәсәлән, заманында Казан Кирмәненең йөзек кашы – Кол Шәриф мәчетен төзеде. Шамов хастаханәсе бинасын яңадан торгызу да безнең милләттәшләребезгә тапшырылды.

Төрек белән татарны нәрсә берләштерә?  

– Ике милләтне күп гасырлык дуслык берләштерә. Тарихка күз салсак, Идел буе татарлары белән төрекләр Госман империясе чорыннан ук аралашкан, ике арада сәүдәгәрләр йөргән. Төркиядә дә татар эзләре бик күп, Татарстанда да төрекләргә газиз урыннар байтак. Әйтик, Төркиядә Тукайга һәйкәл бар, Казанда Истамбул паркында хозурланып йөреп була. Һәр ике милләт тә кунакчыл, безнең гореф-гадәттә дә, мәдәнияттә дә уртаклыклар бар. Татар да, төрек тә ачык йөзле.

Татарстанда төрек диаспорасы бердәмме? «Анадолу» миллимәдәни автономиясе нинди чаралар оештыра?

– Безне бергә җыя торган бәйрәмнәр берничә. Әйтик, 23 апрельдә Төркия балалары һәм бәйсезлек көнен, 29 октябрьдә Төрек республикасы көнен билгеләп үтәбез. Әлбәттә инде дини бәйрәмнәрне – Корбан, Ураза гаетләрен бергә үткәрергә тырышабыз.

Әлеге чараларда яшьләр катнашамы? Гомумән, Казанда яшәүче төрек яшьләре активмы?

– Яшьләрдән уңдык без. «Анадолу» автономиясенең махсус яшьләр бүлеген дә оештырдык. Аны Казан федераль университеты студенты Диләрә Дамар җитәкли. Алар –  безнең уң кулыбыз, беренче ярдәмчеләребез. Эшчәнлекне онлайн форматка күчергәндә дә аларга таяндык һәм бик матур чаралар уздырдык. Республика күләмендә үткәрелгән онлайн чараларда да актив катнаштык.

Ватаннан читтә телне, мәдәниятне, горефгадәтләрне саклауның үз кыенлыклары бардыр. Аларны ничек хәл итәсез?

– Татарстан Халыклар дуслыгы йортында якшәмбе мәктәбе эшли. Анда төрек теле курслары алып барыла. Бирегә төрек телен бөтенләй белмәгән кешеләр дә, катнаш гаиләләрдә туган балалар да йөри. Бәйрәмнәр дә оештырыла. Балаларга милли бәйрәмнәр, милли киемнәр, гореф-гадәтләр турында да тәфсилләп сөйлиләр.

Сезнең өчен Татарстан нәрсә ул?

– Мин Татарстанда 24 ел яшим. Ярты гомеремне биредә үткәрдем дип әйтә алам. Биредә оя кордым, өч балам туды. Татарстан – икенче ватаным, шатлыкларым, хәятем бишеге.

Әңгәмәдәш Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү