Рөстәм Миңнеханов читтә яшәүче татарларга: Бүген сезгә таянабыз, киләчәктә дә таянып эшләрбез

«Бүген сезгә таянабыз, киләчәктә дә таянып эшләрбез», – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Милләт җыенында бөтен дөнья татарларына мөрәҗәгать итеп. 

Ул җыенга килгән татарларга зур рәхмәтен җиткерде. «Нәрсә генә килеп чыкса да, җыелабыз, киңәшәбез, алга таба ничек барабыз дип сөйләшәбез», – диде ул.

«Халык санын алу, татарлар саны күпме булыр – бу мәсьәләләр барысы да борчый. Республика күләмендә бу эшне оештырырга ресурслар бар. Татарның өчтән бере генә Татарстанда яши. Сезнең ярдәм булмаса, бу эшне алып барып булмый. Бүген сезгә таянабыз, киләчәктә дә таянып эшләрбез», – диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү