Альбина Кармышева: «Икенче баламны тапкач, күңелдә кемгәдер ярдәм итү теләге уянды»

Автор-башкаручы, бәйрәмнәр алып баручы, җырчы Альбина Кармышеваның татар эстрадасында үз юлы бар. Ул бер урында тормый. Яңа җырлар иҗат итә, клиплар төшерә. Үзенекеләрне генә түгел, татар халык җырларын да бик яратып башкара. Кая барса да, татар җырын, татар сүзен танытырга тырыша.

– Альбина, Казанга ничек килдең?

– Мин – Мордовиядә туган бала. 17 яшемдә Казанны күрергә килдем һәм бер күрүдә яраттым. Ничек итсәк иттек, Казанга килеп урнаштым. Педагог, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев классына укырга кердем. Мин катнаш гаиләдә туган бала. Әнием яртылаш украин, яртылаш рус кешесе. Казанга килгәндә әле дөрес итеп татарча сөйләшә дә белми идем. Ә татар җырларын җырлыйсы килә! Миңгол абый миңа татар теле укытучысы да булды, җырларга да өйрәтте. Дөрес әйтмәгән авазларны кабатлата иде.
– Сине нинди җыр танытты дип уйлыйсың?

– Шагыйрь Ринат Харис «Торналар» җырын тәрҗемә итеп биргән иде. Бу җырны 38 телдә җырлыйлар, татарчасы юк әле, диделәр. Җырларны матур итеп башкарыр өчен телне яңадан өйрәнергә туры килде. Хәзер дә каядыр чыгыш ясарга җыенсам, башта ирем Айзатка сөйләп күрсәтәм. Татарча матур итеп сөйләшергә тырышам.

– Туйлар, мәҗлесләр, никахлар да алып барасың. Бу эшең үзеңә ошыймы?

– Бик ошый. Кеше арасында миңа рәхәт. Бөтен милләт кешесе якын миңа. Күңелемдә “халыклар дуслыгы йорты” яши. Чегән туена барсам — чегәнчә, үзбәк туенда үзбәкчә җырлыйм. Кичтән французча җырларга кирәк дисәләр, төн чыкканчы ул җырны өйрәнеп куям. Үз эшемә бик җаваплы карыйм. Кеше мине ышанып чакыра икән, бәйрәмнән үкенеп китәргә тиеш түгел.

– Күңелең – гел игелектә. Син ярдәм итеп кенә калмыйсың, авыру балаларны танытасың…

– Икенче баламны тапкач, күңелдә кемгәдер ярдәм итү теләге уянды. Баштарак Республика балалар клиник хастаханәсенең онкология бүлегендә концертлар куя башладык. Нинди генә хәйрия чарасына чакырсалар да, бармыйча калганым булмады. Хәтта булган эшләремне калдырып та китә идем. Савап булсын. Кемдер мине күрсен, мактасыннар дип йөрмим. Яхшылык эшләсәм, күңелем чистара, рәхәт булып китә. Ә миңа башка берни кирәкми.

– Нинди хыялларың бар?

– 4 ноябрьдә туган көнем. Шул көнгә берәр яңа клип чыгарырга җыенам. Хәзер күбрәк өйдә эшлим. Гитара буенча онлайн дәресләр бирәм. Зөлфәт белән “Яшәргә” дигән җыр яздырдык. Пандемия вакытында бик чыгып йөрмәскә тырышам. Үз балаларым белән шөгыльләнәм. Катнаш никахлы гаиләләрдә туган балаларны татар телендә җырларга өйрәтәм. Миңа хәтта олы кешеләр дә килә. Җыр аша телне өйрәнәбез. Хөкүмәт эшендә эшләмәгәч, вакытым күп кала.

– Төрле телләр беләсең. Үзеңне нинди милләт кешесе дип саныйсың?

– Мин – татар. Инстаграмда берәү сары башлы марҗа дип яза. Әмма минем исем китми. Мин – татар. Тел бетә, диләр. Әгәр юктан гаеп эзләп, татарны батырып утырсаң, бетә инде ул. Кая барсаң да, татар җырын җырлап, үзебезчә сөйләшергә кирәк. Татар дип күкрәк кагасың икән, җырла үзебезнең көйне! Һәрнәрсә үзебездән башлана. Якыннарыма татарча смс язам. Актаныш әниемә дә гел матур сүзләр белән сәлам юллыйм. Телгә өйрәнергә була. Теләк кенә кирәк!

Әңгәмәдәш — Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү