Коронавирустан вакцинация ясау өчен иң кулай вакытны атаганнар

Коронавирустан вакцинация ясау өчен август иң кулай вакыт булуын әйткән табиб-инфекционист Евгений Тимаков. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Коронавируска каршы прививка ясау өчен иң кулай вакыт – август, ә грипптан – сентябрь–октябрь», – дигән белгеч.

Табиб сүзләренчә, ОРВИ сезоны башланганчы прививка ясарга кирәк. Шулай ук ул эсседә вакцина ясау киңәш ителмәвен дә әйткән.

«Прививканы эссе көннәр узгач, август аенда ясарга киңәш ителә», – дигән Тимаков.


Фикер өстәү