«Спутник V» вакцинасын бала имезүче хатын-кызларга ясарга рөхсәт иттеләр

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы «Спутник V» вакцинасын бала имезүче хатын-кызларга ясарга рөхсәт итте, дип хәбәр итә РИА Новости.

Препаратның яңа инструкциясендә бала имезүче хатын-кызларга да әлеге препаратны кулланырга рөхсәт ителә. Вакцинага яки аның компонентларына аллергик реакцияләр булганда, йогышлы һәм йогышлы булмаган авыруларның кискен фазалары булганда һәм әлегә 18 яшькә кадәр балаларга вакцинация рөхсәт ителми.


Фикер өстәү