Татар көрәше: вируска җиңелмисе иде

Татарстанның көрәш буенча чемпионаты Казанда 21-23 ноябрь көннәрендә узачак. Игътибар итсәгез, көрәшчеләр якшәмбе җыелып, дүшәмбе һәм сишәмбе иң көчлеләрне ачыклаячак. Сәбәбе билгеле. Бүгенге шартларда халыкның күп җыелмавы хәерле. Роспотребнадзор билгеләгән барлык таләпләр дә үтәләчәк. Ярышлардан исә трансляция оештыру нияте бар.

Алга таба ни булыр? Көрәш федерациясенең башкаручы директоры Марсель Таһиров әйтүенчә, бу хакта соңрак җентекләп фикер алышу булачак, әмма ярышлар санын киметергә җыенмыйлар. Шул ук вакытта бәйге-турнирларны оештыруда үзгәрешләр булырга мөмкин. Әйтик, эпидемиологик вәзгыять катлаулы булып кала икән, зур ярышларны ике этапка бүлеп уздыру тәкъдиме бар. Башта берничә район берләшеп зона ярышы оештыра, аннары иң көчле егетләр төп турнирда батырны ачыклый. Дөрес, барысын да җиде кат үлчәп, бер кат кисәргә туры киләчәк. Чөнки мондый яңалыкны төрлечә кабул итәчәкләр. Әйтик, бер зонада көчле команадалар туры килеп, моңа кадәр иң-иңнәр сафында йөргән егетләр төп бәйгегә бөтенләй эләгә алмаска мөмкин. Кайбер зоналарда исә, киресенчә, әлегә кадәр батыр исеменә дәгъва кыла алмаган көрәшченең Казанда иң көчлеләр белән бил алышу мөмкинлеге пәйда була. “Әлегә бу хакта ныклап торып сөйләшергә иртәрәк. Әмма хәлләр үзгәрми икән, төрле юллар эзләргә туры киләчәк”, – ди Марсель Таһиров.

Бүген “Ак барс” көрәш сараенда федерация, Спорт министрлыгы вәкилләре, тренерлар катнашында узган очрашуда әнә шул хакта сөйләштеләр. Очрашуның зур өлешен исә остазларга түләү мәсьәләсе турында фикер алышу алды. “Болай дәвам итсә, киләчәктә татар көрәшендә тренерлар калмаячак”, – диеште алар. Алар фикеренчә, мәсьәләне дәүләт дәрәҗәсендә хәл итәргә вакыт. Дәүләт Советына мөрәҗәгать итү, татар көрәшен үстерүне Милли стратегиягә кертү фикерләре әйтелде. Федерациянең башкаручы директоры булып 19нчы көнен эшләүче Марсель Таһиров исә барысын да туплап, оешманың президиумы, Спорт министрлыгы хөкеменә җиткерергә вәгъдә итте.

Илнар ХӨСНУЛЛИН


Фикер өстәү