ПЦР-тестларның гамәлдә булу вакыты кыскартылды

ПЦР-тестларның гамәлдә булу вакыты кыскартылды. Хәзер тест нәтиҗәсе 48 сәгать гамәлдә булачак. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина журналистлар белән очрашу вакытында әйтте.

Билгеле булганча, элек аның вакыты 72 сәгать иде. Моңа өстәп, тест нәтиҗәсен көтү вакыты да кимегән. «Тикшереләсе материалны лабораториягә китерүгә 24 сәгать һәм тикшерү эшләренә 24 сәгать вакыт китә», — дип аңлатты Любовь Авдонина.


Фикер өстәү