Тәрбиягә 9 бала алган Лилия Хәйретдинова: Авыру балаларны алгач, аңламаучылар да булды

Тәрбиягә бала алучылар турында еш язабыз. Барысы да бер киңәш бирә: аны үзеңнеке итеп яратырлык булсаң гына, алырга кирәк. Бала язмышлары  белән уйнарга ярамый! Арчада яшәүче Лилия Хәйретдинова да шулай ди.

Ире белән алар авыру балаларны тәрбиягә алганнар. Теләкләре бер – бу сабыйларны интернатта яшәтмәү, аларны әти-әниле итү.

– Казанга 1995 елда Дагыстанның Махачкала шәһәреннән күчеп кайттык. Дәрвишләр бистәсенә килеп урнаштык. Ул вакытта үзебезнең улыбыз һәм кызыбыз үсә иде. Бистәбездә ятимнәр йорты барын белеп алдык та ирем белән шунда күчтәнәчләр илтә башладык. Әле ул вакытта балалар алу турында уйлаганыбыз юк иде, – дип сөйли Лилия апа.

Күңелләре шулай куша аларның. Кемгәдер ярдәм итәсе, кешеләрне сөендерәселәре килә. Үз балалары  үсеп җиткәч, алар зур өйдә икәү генә утырып калалар. Менә шулчакта тәрбиягә бала алырга булалар.

– Ятимнәр йортына килгәч, безгә тормышта баскан җирдә ут чыгара торган малайларны күрсәттеләр.  Ә безнең ярдәмгә мохтаҗ балаларны аласы килде. Сайланып вакыт уздырмадык. Авыру балаларны күрсәтергә куштык. Берне алырбыз дип барып,  дүртне алып кайттык, – ди Лилия апа. – Мин аларның бер кимчелеген күрмим. Шулкадәр ияләндем инде. Аларсыз яшәүне күз алдына да китермим. Бер ел элек тагын бер бала алыйк дип барган идек, бишне алып кайттык. Дөрес, берсенең әлегә документларны әзерлиләр. Әмма ул бездә яши инде.

Хәйретдиновлар йортында хәзер 18 яшьлек Данила, 16 яшьлек Юра, 15 яшьлек Андрей, 14 яшьлек Игорь белән Владик, 12 яшьлек Әмир һәм Артем, 13 яшьлек Илмир яши.

– Бу балаларны өйгә алып кайту белән, малларны да бетердек. Хәтта тавыкларны да апама бирдем. Эшләтер өчен бала алалар дип әйтмәсеннәр дидем. Үземне бары тик шул балаларга багышлыйм. Алар белән шөгыльләнәм, дәвалануга йөртәм. Әле менә бер улыбызга катлаулы операция ясадылар. 12 сәгать буе барды ул. Улыбыз хәзер бар нәрсәне оныта башлады. Наркоз нәтиҗәседер инде. Аңа да гел ярдәм кирәк, – ди әниләре.

Малайларның үз әти-әниләре кайдалыгы билгесез. Аларны тугач та ташлап калдырганнар.

– Акыл ягыннан зәгыйфь сабыйлар кемгә кирәк инде? Балалар йортыннан соң аларны психоневрологик интернатка җибәрәләр бит. Әнә шунда китмәсен дип, алдык та инде. Ни дисәң дә өйдә яшәү– ятимнәр йорты түгел бит, – ди Лилия апа. – Мин ул балаларны эшкә дә өйрәтәм. Алар миңа шулкадәр рәхмәтле. Сүземне тыңлыйлар. Ашарга да пешерә беләләр. Бик оста итеп төрле салатлар ясыйлар.

Лилия апа малайларны Кенәрдә урнашкан коррекция интернатына йөртә икән. Дүшәмбе илтеп куялар, җомга алып кайталар. Әмма ул моны дөрес түгел, дип саный. Улларын янында тотасы килә. Әнә шуңа да алар киләчәктә, коррекция мәктәбе булган шәһәргә күченмәкчеләр. Әниләре аларның һәркөн өйгә кайтуын тели.

– Үсмерлек чорына җиткән балаларны тәрбиягә алырга теләүче сирәк. Әле бит авырулары да бер кочак. Ә миңа, киресенчә, бу балалар белән рәхәт. Кирәк икән, мин аларга катырак та торам. Эшкә өйрәтүем дә алар өчен. Авыру балаларны алгач, аңламаучылар да булды. Әмма мин аларны яратам. Кешеләрдән авыр сүз дә әйттерәсе килми. Аллаһы Тәгалә шушы балаларны үстерергә көч, сәламәтлек, гомер бирсә иде, – дип тели ул.  – Бала алып үстергәнемне зур эшкә санамыйм. Мактаганнарын да яратмыйм. Мин бит бу эшне үзем өчен, күңелем кушканга эшлим. Бер генә теләгем бар: игелек эшлисе килгән кеше ятимнәрне сөендерсен иде.  Ә аларның рәхмәте гомер буена җитәрлек.


Фикер өстәү