Татарстанда -19 градуска кадәр суыта

Бүген – 7 февральдә Татарстанда көндез -4 -9, көнбатыш районнарда -12 градуска кадәр суык. Төнлә һәм кичке сәгатьләрдә – томан, һава температурасының -7 -12, урыны белән -14 -19 градуска кадәр төшүе көтелә.

МЧС Баш идарәсе төбәк бүлегендә искәртеп үтелгәнчә, кичке һәм төнге сәгатьләрдә, томан төшү сәбәпле, машина йөртүчеләргә юлларда бик сак булырга: габарит утларны, фараларны кабызырга, тизлекне арттырмаска, хәтәр маневрлар ясамаска кирәк.
Җәяүлеләргә түбәсеннән кар төшү куркынычы булган йортлар яныннан читләтеп узу, машиналарны анда куеп калдырмау хәерле.


Фикер өстәү