Укытучыларның яртысыннан артыграгы МРОТтан кимрәк окладка яши

Россия Мәгърифәт министрлыгында белдерелгәнчә, мөгаллимнәрнең 76 проценты чамасының оклады яшәү минимумы күләменнән азрак.

Илдә укытучыларның 76 процентының эш хакы ставкасы хезмәткә түләүнең минималь күләменнән (МРОТ) ким. Россия Мәгърифәт министрлыгының гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм идарәсе департаменты директоры Максим Костенко шулай дип белдергән. Утырышта ул нәкъ менә шушы проблемага тукталып, өстәмәләрнең “үтә күренмәле” булмавын әйткән.

Чиновник бу хакта узган елның декабрь ае мәгълүматларына таянып сөйләгән. Быел МРОТ күләме 12,8 мең сум тәшкил итә. Шул ук вакытта укытучыларга хезмәт хакына өстәмәләрнең төрле төбәкләрдә төрлечә һәм аңлаешсыз бирелүе билгеләп үтелгән. Утырышта искәртелгәнчә, бу проблемадан котылу юлын эзләргә кирәк.

Сүз уңаеннан, Казанда кар чистарту техникасын йөртүчеләргә эш хакы арттырылган. Кышкы айларда аларның хезмәт хакы 70 мең сумга җитә.


Фикер өстәү