Вероника Лазарева: «Кызыгыз авыру, озак яшәмәячәк» дигәч, әнием мине калдырып киткән»

Вероника Лазарева белән безне «Татарстан энҗесе» бәйгесе таныштырды.  Туганда кул һәм аяк чуклары булмаган кыз рәсем ясый, җырлый, көйләр яза. Аңа карап сокланмаган кеше юк. Күпләргә үрнәк Вероника. Бик күп бәйгеләрдә, әйтик «Россиянең бөек кешеләре»  һәм «Татарстан энҗесе» республика бәйгесендә җиңү яулаган кыз ул.

Верониканы тудырганда, әнисенә акушер: «Кызыгыз авыру, озак яшәмәячәк», – ди. Яшь ана, бу сүздән куркып, баладан баш тарта. Шулай итеп, Вероника ятимнәр йортына эләгә. Кыз анда күп нәрсәгә өйрәнә. Кызганып торучы булмый. Хәер, Вероника үзе дә кызганганнарын яратмый.

– Миңа анда рәхәт булмады. Протезлар белән йөрдем. Аяк киемен кию дә авыр иде. Әмма тырыштым. 5 яшемдә инде җырлап йөри башладым, – дип искә ала ул.

Кызның бик тә гаиләле буласы килә. Бервакыт Яңа ел бәйрәме алдыннан тәрбияче киңәше белән Кыш бабайга хат яза. Шул ук елны могҗиза була. 7 ел буе баласын читтән генә күзәткән Татьянага икенче ире баланы өйгә алып кайтырга тәкъдим итә. Шулай итеп Верониканы килеп алалар. Яңа әтисе үз фамилиясен бирә.

– Өй тормышына өйрәнү җиңел булмады. Мин ут сүндереп йокларга курка идем. Әнием янымда булгач, курыкмый башладым. Өйдә әкренләп кайбер эшләргә өйрәндем. Кем өчендер бик гади эшләр булса, миңа алар бик катлаулы тоела иде. Ашарга җылыта белүемә, чәй ясарга өйрәнүемә бик сөендем, – ди Вероника.

Вероника бик матур җырлый. Хәтта синтезаторда уйнарга да өйрәнгән. Ул моның өчен укытучыларына рәхмәтле.

– Мин үҗәт. Укытучым кушкан көйне өйрәнмичә йокларга да ятмый идем. Миңа синтезаторда уйнау бик ошый, – ди ул. – «Татарстан энҗесе»ндә катнашуым миңа бәхет китерде. Шунда күреп, популяр җырчы Анна Седокова мине үз студиясенә җыр яздырырга чакырды. Бик уңайлы коляска бүләк итте. Без әле дә аралашып торабыз.

Вероника үзен төрле яклап сыный. Кыю йөрәкле кыз ул. Парашютта да сикергән.

Хәзер ул үзе кебекләрне  авырлыклар алдында югалып калмыйча яшәргә өйрәтә. Элек Чаллыда яшәсә, күптән түгел Казанга күченгәннәр. Монда инде кыз өчен мөмкинлекләр күбрәк, әлбәттә.

– Җырлар язам. Кешеләр белән аралашам. Алар минем яннан бик сөенеп китә. Димәк, безнең аралашудан җаннарына тынычлык табалар. Ә миңа шул кирәк. Башкаларның елмаюы яшәргә көч бирә, – ди ул. – Кул-аяклар булмаса да, максатыңа ирешеп була. Теләк кирәк. Ә мин моны яхшы беләм.

Гөлгенә Шиһапова


Вероника Лазарева: «Кызыгыз авыру, озак яшәмәячәк» дигәч, әнием мине калдырып киткән»” язмасына фикерләр

  1. Вероника,молодец!Мин аның бәләкәй вакытын хәтерлим.Ничек итеп беренче тапкыр йөреп киткәнен күреп,исем китеп карап торган идем.

Фикер өстәү