Җир шарындагы иң өлкән хатын-кыз вафат булган

Дөньяда иң өлкән кеше буларак танылган Канэ Танака дигән япон әбие 119 яшендә үлгән. Бу хакта NHK телеканалы хәбәр иткән.

Канэ Танака рус-япон сугышына кадәр – 1903 елда дөньяга килә. Ике бөтендөнья сугышын кичерә, император-реформатор Мэдзидан алып, аның онык баласы – бүгенге император Нарухитога кадәр, биш императорның идарә итүен күрә.

Танака Япониянең Фукуока префектурасында өлкәннәр йортында яшәгән. Быел гыйнвар аенда 119 яшен тутырган. Гомере буе газлы эчемлекләргә һәм шоколадка мөкиббән киткән.
2019 елның мартында, планетаның иң өлкән кешесе буларак, Гиннес рекордлар китабына кертелгән. Канэ Танака шулай ук Япониянең үзендә дә гомер озынлыгы буенча рекорд куйган.


Фикер өстәү