Гөлсем һәм Фирдүс Сөнгатуллиннар: «Кызыбыз 42 яшендә дүрт сабыен ятим итеп, туган көнендә үлеп китте»

Буа рапйонының Исәк авыл җирлегенә караган Әлкигә дә кереп чыктык.  Гөлсем апа белән Фирдүс абый Сөнгатуллиннар турында күп яздылар инде. Кызлары вафат булгач, аның дүрт баласын үзләренә алып үстергәннәр алар.

Алар үз балаларын каршылаган кебек каршы алдылар. Шулкадәр ачык, кунакчыл, киң күңеллеләр. Дүрт бала:  бер кыз, өч малай үстергәннәр, тик бер кызлары якты дөньядан китеп барган. 12 ел узса да, яраларыннан кан саркый әле.

– 42 яшендә дүрт сабыен ятим итеп, туган көнендә үлеп китте ул, – дип сүз башлады Фирдүс абый. – Шуннан соң дүрт оныкны үзебезгә алдык. Безнең киявебез дә алтын бәясе кеше иде. Ишеткән булгансыздыр инде, моннан 20 ел элек Буада өч полиция хезмәткәрен атканнар иде бит. Берсе безнең Гамил иде аның. Кызым өч бала белән тол калды. Ире үлгәч, аны башка ир-ат белән таныштырдылар. Матур гына яшиләр иде.  Уртак балалары да туды. Тик кызым кечкенә сабыена 2 яшь чагында үлеп китте. Аның йөрәге авырткалый иде. Үләсе көнне табиб та чакыртканнар, тик ул хастаханәгә бармаган. Әнә шулай итеп, дүрт бала ятим калды.

Фирдүс абый белән Гөлсем апага ул чакта балаларны бирәсе  дә булмаганнар. Ятимнәр йортына гына алып китәрләр дип курыкканнар. Бигрәк тә кечкенә оныклары өчен борчылганнар. Әтисе, бертуганнарыннан аерылмасын, әби-бабасында яшәсен, дип баладан баш тарткач, калдырганнар.

– Кызымның олы улы Илнур да әтисе кебек полиция хезмәткәре. Өйләнде инде. Кызы Энҗе Яшел Үзәндә кияүдә, Гөлназыбыз Мари Илендә яши. Ул да тормышлы. Кечкенәбез Айгөлгә 15 яшь кенә тулды әле. Безнең янда. 8 нчедә укый. Анысы бигрәк жәл булды. Олыраклары әниләренең юклыгын аңлыйлар иде. Елап интектермәделәр. Ә менә Айгөлгә әнисез кыен булды. Әле ул әнисе үлгәндә имә иде. Миннән ими таптырды. Идәнгә аунап елый иде сабыем. Бергә еладык, – ди Гөлсем апа.

Гөлсем апага кызы Резеда бер генә тапкыр төшенә кергән.  Кызының кулында ике пакет икән. Берсендә – хөрмә, икенчесендә – җимеш. Резеда аның берсен – әнисенә, икенчесен энесе Фәнискә бирә.

– Ризалыгын белдерүе булгандыр инде. Фәнис апасының каберен  карап кына тора. Балаларга да  терәк булды, – ди Гөлсем апа. Шулай диде дә елый башлады.  Фирдүс абый да яшен тыя алмый. Оныкларга сөенеп кенә онытылып торабыз, ди алар. Фирдүс абый тракторда эшләгән, соңгы елларда фермада мөдир булган. Сиксәнне тутырса да,  йөгереп кенә йөри әле. Ә 42 ел сыер сауган Гөлсем апаның аяклары авырта.

Сөнгатуллиннарның өч улы да үз тормышлары белән яши. Икесе – Казанда, төпчекләре Фәнис Буада икән. Гөлсем апа кечкенәсен 37 яшендә тапкан. Хәзер менә сөенеп туя алмыйм, ди.

– Без картаймый, кем картайсын, эт тә картайды инде. Шарикка да 12 яшь тулды, – ди Фирдүс абый этен яратып. Ә аннары үзенең яшьлеген сагынып: «Әле кайчан гына сайлау комиссиясе рәисе идем. Ничә еллар буе төнгә кадәр клубтан чыкмадым», – дип уфтанып куйды…

Гөлгенә Шиһапова

 


Фикер өстәү