Намазларны җыеп укырга ярыймы?

Кайберәүләр намазны үз вакытында укымый. Җыеп укырмын әле, дип кенә әйтәләр. Болай дөресме?

Исемемне күрсәтмәсәгез иде

Саба районының Сатыш авылы имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Галимҗанов укучыларыбыз сорауларына җавап бирде.

— Юк. Намаз – Аллаһы Тәгаләнең әмере. Эш вакытында да кемдер нәрсәгәдер бүленеп ала бит. Шул ук телефонда утыру өчен генә дә ничә тапкыр бүленәбез. Эш урынында, ярамаса да, тәмәке тартып алабыз. Шулар урынына тәһарәт алып, намазны башкарсак, хәерлерәк бит. Намазны вакытында уку дөресрәк. Нинди генә эш булса да, кеше үз тормышын намаз арасына көйләргә тиеш, һич кенә дә намазны эш арасына түгел!
Әгәр бөтенләй дә намаз укырга мөмкинлек юк икән, каза кылып, җыярга була. Вакытында укылган намаз өчен Аллаһы Тәгалә әҗерен дә, күп итеп бәрәкәтен дә бирәчәк. Намаз – Аллаһы Тәгалә белән кеше арасындагы элемтә ул. Намазга олы игътибар бирү – фарыз гамәл. Аның һәркайсының үз вакыты бар. Җан исә үзенә дигән ризыкны вакытында алырга тиеш. Вакытында ашыйбыз, даруны да, уколны да үз вакыты җиткәч кадыйбыз бит.


Фикер өстәү