Диния нәзарәте намаз вакытларының үзгәрүе турында искәртә

Ел саен май аеннан башлап һәм август башына кадәр, төбәкнең географик үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, ястү намазы башлануның төгәл вакытын, шулай ук сәхәр тәмамлануны һәм иртәнге намаз вакыты керүне төгәл итеп билгеләп булмый башлый.

Шуңа күрә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы намаз вакыты керә торган якындагы төбәккә карап, намаз вакытларын исәпләү юлы белән билгеләргә карар кылды. Бу карар Голәмәләр шурасы тарафыннан Татарстан календарьләре өчен намаз вакытын билгеләү системасына һәм аны исәпләп чыгаруга кертелде. Бу хакта ТР Диния нәзарәет матбугат хезмәте әбәр итә.

Без илебезнең атаклы галиме, имам Шиһабетдин Мәрҗани фикеренә таяндык, ул без яшәгән төбәктә югарыда телгә алынган айлар өчен ястү һәм иртәнге намаз вакытларын исәпләгәндә әлеге намаз вакытлары чын-чынлап керә торган җирлеккә карап исәпләү кирәклеге турында әйткән. Мәсәлән, Әстерхан шәһәре 46нчы географик киңлектә һәм, Татарстанныкы кебек үк, географик озынлыкта урнашкан, диелә хәбәрдә.

4 майдан 5 майга каршы төндә Казанда иртәнге намаз 23:55 сәгатьтә керә, ә 5 май көнне, кояш баю белән, чын төн юк. Санау юлы белән исәпли башлау элекке көн вакыты белән чагыштырганда шактый аерма китереп чыгара. 4нче майда ястү намазы – 21:59 сәгатьтә, 5нче майда – 20:59 сәгатьтә.


Фикер өстәү