Җир җиләгеннән кайнатма ясау ЫСУЛЫ

Алсу Хәкимова рецепты

Быел җиләк баллы булганлыктан, шикәр комын бер кг җиләккә 800 гр исәбеннән генә салып ясадым. Кайнатманы кайнап чыкканнан соң, акрын утта 3 минут кайнатып алам да сүндерәм. 2 сәгать чамасы суынганнан соң, кабат 2–3 минут кайнатып алам. Шул рәвешле өч мәртәбә эшлим. Аннары кайнар килеш, стерильләштерелгән банкаларган тутырып, тимер капкач белән каплап куям. Болай эшләгәндә кайнатманың төсе матур, кызгылт була.


Фикер өстәү