«Баш очымда үз кояшым булсын»

Бу хакта бик күп тапкыр әйткәнем дә, язганым да бар бугай инде. Мин күкне күзәтергә яратам. Ишегалдының яшел чирәменә сузылып чалкан ятасың да күккә карыйсың. Кояш инде анда, кояш нурының ак болытларда чагылышыннан күзләр әлҗе-мөлҗе килеп тора, соңыннан бераз күнегә төшәләр һәм дөньяның бөтен нуры җаныңа сеңә, үзең дә бер нурга әйләнгән кебек буласың.

Рәхәт инде шундый. Ә бу юлы мин ишегалдында йокларга булдым. Ачык һавада. Быел бездә черки-фәлән бик юк, җил бар, салкынлык бар… Тик ышык урында киенебрәк ятсаң, боларның зыяны сизелми. Мин дә ихатадагы тотынылмый калган яңа такталардан карават кебек нәрсә корыштырып куйдым да, аска иске толып җәеп, җәй буена өстән төшмәгән бишмәтне киеп, сузылып яттым.

Төнге күк йөзенең үз матурлыгы бар аның. Юк, әле йолдызлары да чыкмаган иде. Ниндидер сыек томан булып, болытка әверелә алмый каңгырып, караңгылык кына йөзеп йөри. Ак болытлары да юк. Ә төнге күктә ак болытлар да якты булып тоела. Бүген алар да юк. Тик барыбер күк йөзе бар. Болытсыз һәм йолдызсыз һаваның да үз матурлыгы, үз серлелеге бар. Син мәңгелек белән очрашкандай буласың. Үзеңне галәм уртасында яткан кебек хис итәсең. Мәңгелек уртасында…

Менә шушы мәңгелек уртасында мин йоклап киткәнмен. Уянсам, баш очымда гына – кара болыт. Куе инде шундый… Малевичның «Кара квадрат»ы бар бит әле… Менә шул Малевич галәм биеклеге булып үскәндер дә үзенең квадратына сибәргә дип әзерләп куелган зур чиләктәге дегетен чайпалдырып җибәргәндер сыман. Чиләктән чайпалган дегет, җиргә төшеп җитә алмыйча, минем өстә асылынып калгандыр…

Беренче карашка гына шулай тоелды ул, ә икенче мизгелдә бөтенләй куркыныч булып китте. Чынлап куркырга теләсәң, галәм белән йөзгә-йөз калырга кирәк. Галәм ул мәңгелек һәм мәңгелектән дә коточкычрак берни дә юк. Кешенең авыр һәм кара уй-фикерләре, кылган һәм кылып өлгермәгән гөнаһлары беркая да китми, ә Җир шарын әйләндереп алган бер катламда саклана дип әйтәләр бит әле… Эзотерика дигән нәрсә шөгыльләнә шундый фаразлар белән. Мин аңа тулысынча ышанып бетмим инде, тик кире дә кага алмыйм. Барлык белемнәрне бер яссылыкка куеп карасаң, ул бик ышанычсыз нәрсә дә булып тоелмый. Менә шушы фаразын гына алсак та… Безнең кара уйлар, гамәлгә ашмыйча калган гөнаһлар, матдиләшеп, күккә күтәрелә. Галәмнәрдән килгән яктылыкны җанга иңдермичә, кара болыт булып, бар тормышны каплап тора. Төрле диннәрне һәм тәгълиматларны бер яссылыкка куеп тикшергән бер язмамда мин моны бик тәфсилләп аңлатырга маташкан идем инде, шуңа нечкәлекләренә бирелеп тормыйм. Кыскасы, менә мондыйрак күренеш. Төн уртасында уянып китсәм, өстемдә – кара болыт. Һәм ул болыт фән аңлатканча, яңгыр тамчыларыннан түгел, ә минем күңелдәге кара тойгылардан, моң-зарлардан, канәгатьсезлекләрдән, сүгенүләрдән, кылган һәм кылып өлгерә алмаган гөнаһлардан хасил булгандыр сыман тоелды.

Куркыныч булып китте…

Һәм мин, җанымның бөтен яктылыгы белән шул болытны таратырга теләп, күккә текәлдем. Нурларымны бер ноктага төбәргә теләп, күзләремне ачып-йомып алдым. Болыт таралыр, һич югы телгәләнер шикелле тоелды. Тик ул һаман үз көенчә калды. Берни дә үзгәрмәде. Шулай тиештер инде ул, бәлки, гомерең буена җыелган караңгылыкны таратырга мизгеллек балкулар гына җитмидер.

Һәм мин өйгә кереп яттым. «Йортым – минем кальгам», – дип әйтәләр бит. Йортың саклый инде сине. Дошманнардан гына түгел һәртөрле шикле уйлардан, хорафатлардан да. Түшәмнең ак тактасына карап, озак кына яттым әле. Түшәм-түбә өстендә дә теге болыт асылынып торадыр сыман тоелды. Һәр кешенең үз болыты бардыр инде һәм ул һәрчак аның белән бергә йөридер.

…Иртән җиргә кояш чыккан иде. Ул миңа үз кояшым булып тоелды. Үземнең күңел нурларыннан, җаным балкышыннан хасил булган кояш. Бәлки, чынлап та шулайдыр. Һәр кешенең үз кояшы бардыр. Ә болытлары бары тик кояш ял иткәндә генә күренәдер.

Баш очымда үз кояшым булсын, дип теләдем мин.

Хәтта төннәрен дә…

Марат Кәбиров


Фикер өстәү