Кайберәүләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларын түләтмәскә мөмкиннәр

Россиядә яшәүчеләрнең бурычлары көннән-көн арта.

Россиядә кайбер кешеләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен җыелган бурычларын гамәлдән алырга уйлыйлар. Болар – гаиләдә туендыручысын югалтучылар һәм эшкә сәләтен югалтучылар. Күчемсез милек буенча хезмәт күрсәтү компанияләре ассоциациясе (АКОН) Төзелеш министрлыгына шундый мөрәҗәгать юллаган. Бу хакта “Известия” яза.

Шул рәвешле халыкта җыелган бурыч проблемасын хәл итү күздә тотыла. Беренче кварталда илебездә яшәүчеләрнең ЖКУ буенча бурычлары 804,5 миллиард сумга җиткән. Бу – рекордлы күрсәткеч.
Моннан тыш оешмада белдерелгәнчә, бурычлы булу-булмауларына карамастан, аз керемлеләрнең барысы да “коммуналка” өчен түләүгә субсидия алырга тиеш. Әлегә бурычлыларга мондый пособие бирелми.


Фикер өстәү