​Татарстанлыларны август аенда өстәмә ял көне көтә

Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы август аенда өстәмә ял көне булуы турында искәртә. Сүз 30 августта узачак Республика көне турында бара.

Шуңа бәйле рәвештә, дүшәмбе, 29 августта татарстанлыларны 1 сәгатькә кыскартылган эш көне көтә. Бу хакта мәгълүмат Татарстан Хезмәт министрлыгының җитештерү календаренда бар.

Шулай итеп, республика халкы сишәмбе, 30 августта, ял итәчәк. Ә дүшәмбе, 29 августта, бер сәгатькә азрак эшләячәкләр.


Фикер өстәү