Фирдүс белән Салават төркемнәрендә җырлаган Гөлзада Шакирҗанова: «Алар икесе ике төрле, әмма…»

Бүгенге «Ни хәл?» сәхифәсенең кунагы – Сарман сандугачы, Салават Фәтхетдинов төркемендә җырлаучы Гөлзада Шакирҗанова. Җырга-моңга төренеп үскән кыз Салават абый белән ничек танышкан? Фирдүс Тямаев төркеменнән ни өчен киткән? Үз концертларын куярга ниятлиме? Әңгәмә әнә шулар хакында.

– Ни хәл?

– Бар да яхшы. Салават абыйның (Фәтхетдинов. – Авт.) август концертларыннан соң ял иткән мәлебез әле. Тиздән тагын өч көн өстәмә концертлар куячакбыз.

Ничә яшьтән бирле җырлыйсыз?

– Үземне белгәннән бирле. Аңа кадәр дә җырлаганмындыр әле (көлә). Минем үземнән 10 яшькә өлкәнрәк апам бар. Ул да җырлый иде. Шулай берсендә безнең өйгә Зөлфия Минһаҗева җырларыннан тупланган кассета килеп эләкте. Анда караоке да бар иде. Апама кушылып, телем ачылыр-ачылмас килеш «Миләшкәем»не җырлаганым истә калган.

Мин бит – иҗади гаиләдә үскән бала. Әнием җырлый, әтием гармунда уйный. Исемне дә миңа әти: «Минем кызым җырчы булачак!» – дип кушкан. Чөнки мин туганда, Гөлзада Сафиуллина бик популяр булган. Бик сирәк һәм үзенчәлекле исем булганы өчен яраткан ул аны.

– Сарман ягыннан булуыгыз да үзенекен иткәндер?

– Әйе! Безгә еш кына: «Сезнең чишмәгез шундыйдыр инде», – дип әйтәләр. Чыннан да, күпме талантлар биргән төбәк бит ул.

– Исемегезне үзегез дә яратасызмы соң?

– Бик яратам! Әти-әниемә шундый үзенчәлекле исем кушканнары өчен бик рәхмәтле мин. Ә кечкенә чакта яратмый идем. Әбиләр исеме кебек тоела иде ул миңа. Барлык сыйныфташларыма, дусларыма Айгөл, Алинә, Алсу кебек заманча исем кушканнар, ә мин – Гөлзада, имеш. Андый үзенчәлекле исемнең ни дәрәҗәдә кадерле булуын үсә төшкәч кенә аңладым.

– Иҗатны һөнәр итеп, җырчы булу теләге дә кечкенәдән үк киләме?

– Мин башка һөнәр турында уйлап та карамадым. Кечкенәдән җырчы буласымны белә идем. Әти-әниемнең дә йогынтысы зур булгандыр.

– Зур сәхнәдә ясаган беренче адымнарыгыз турында да сөйләгез әле.

– Казанда укый башлагач, танышларым аша Салават абый төркеменә килеп эләктем. Аның 27 сезон концертлары иде. Тәүге адымнарымны шул чакта ясадым. Ләкин соңгы курста чакта, укуыма авырлык килмәсен дип, китәргә мәҗбүр булдым. Мин укып бетергәндә урыным буш түгел иде инде. Сәхнәдә эшләү теләгем зур булгач, башка җырчыларны барлый башладым. Нәкъ шул вакытта Фирдүс абый (Тямаев. – Авт.) җырчы кыз эзли иде. Сөйләштек, килештек тә, аның белән эшли башладым. Биш еллап аның төркемендә җырладым.

– Фирдүс абый белән Салават абый – икесе ике төрле кеше…

– Төрле булуларына карамастан, Фирдүс абый белән дә, Салават абый белән дә эшләве рәхәт. Фирдүс абый бик күңелле кеше бит инде ул. Аның белән гастрольләрдә йөргән чакта нинди генә кызыклар булмады. Төркеме өчен тау кебек тора торган кеше ул. Кыскасы, бер гаилә булып эшләдек. Беләсез ич, Фирдүс абыйның концертлар графигы бик тыгыз. Минем бераз ял итеп, шәхси тормышымны кайгыртасым килде, шуңа күрә аның төркеменнән китәргә туры килде. Аннан янә Салават абый төркемендә эшли башладым. 33 сезон концертын карарга килгән идем. Фирдүс абыйдан китеп, эш эзләгәнемне белгәч, үз төркеменә дәште ул. Гомумән, алар икесе дә – гаять яхшы кешеләр. Мин аларга шулкадәр рәхмәтле!

– Салават абыйның бэк-вокалдагы кызлары электән игътибарны җәлеп итеп тора. Үз тамашачылары да бардыр аларның?

– Салават абыйның җырларын тыңлап, концертларын карап үскән бала буларак, мин ул кызларга гел сокланып карый идем. Их, матур күлмәкләр киеп, алар урынында басып торырга иде, алар кебек җырларга иде, дип уйлаганым хәтердә. Аллаһы Тәгаләнең «Амин» дигәненә туры килгәндер, күрәсең.

Аннан соң, без бит бэк-вокалда гына тормыйбыз, үзебез дә җырлыйбыз. Бу – шулай ук үзеңне күрсәтер өчен шундый зур мөмкинлек.

– Сезгә нинди җырлар якынрак?

– Халык җырлары. Билгеле, концертларда эстрада җырларын да башкарырга туры килә. Ләкин күңелемә халык җырлары, ретро җырлар якынрак. Өстәвенә тавышым да андый җырларга күбрәк туры килә.

– Сольный концертлар кую теләге бармы?

– Насыйп булса! Андый уйлар белән янып йөрергә әле иртәрәк дип уйлыйм. Аның бит эше бик күп. Репертуар тупларга, команда җыярга кирәк. Әмма андый уйлар бөтенләй юк түгел.

Блиц-сораштыру

– Иң бәхетле көнегез?

– Андый көннәр әле алда булыр дип ышанам. Ләкин иң истә калган көннәремнең берсе – үзем эшләп алган акчама беренче тапкыр диңгезгә барган вакыт.

– Йөрәгегез бушмы?

– Монысы сер булсын әле.

– Тавышыгызның көче нәрсәдә дип уйлыйсыз?

– Халыкчан булуындадыр.

– Иң зур хыялыгыз?

– Тормышта эз калдыру.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү