Рамил Миндияр: «Иң үкенечлесе: кызым якты дөньядан бик иртә китеп барды…»

Туксанынчы елларда иң популяр җырчыларның берсе. Лирик җырлары белән дә, тарихи җырлары белән дә халык күңелен яулаган шәхес. Сүзебез – Рамил Миндияр турында. Бүген ул нинди уй-фикерләр белән яши? Татар эстрадасына нинди бәя бирә? Без әнә шулар хакында сөйләштек.

Һәр елны беренче кар «Кышкы учак» җырына ияреп ява дисәк тә, хата булмас, Рамил абый. Нәкъ менә шушы җыр ничәмәничә буынга кадерле. Моның сәбәбе нәрсәдә икән?

– Бу җырны беренче карга яки кышкы сезонга бәйләп карарга, бәлки, ярамыйдыр да. Ник дигәндә, аны кайда гына чыгыш ясасам да сорыйлар. Җәен дә, көзен дә, язын да. Бу җыр “Әйдә барыйк, кызлар карыйк” (Разил Вәлиев) спектакленә махсус язылды. Аның көен Луиза Батыр-Болгари иҗат итте. Шушы спектакльдән соң кайда гына чыгыш ясасам да, әлеге җырны сорамый калганнары юк. Сүз белән көйнең тәңгәллегендә, кеше гомере турында тирән фәлсәфә ятуындадыр аның хикмәте. Мин һәрвакыт җырның сүзләренә игътибар итәм. Мәгънә бар икән, алынырга була. Мөгаен, мине таныткан җыр шушыдыр. Спектакльләргә язылган күп җырларны башкардым. Әйтик, туксанынчы елларда Казанда Яшьләр театры Зәйни Шаһиморат пьесасы буенча спектакль чыгарды. Анда «Кайт иркәм, Сәрвиназ» җыры бар иде. Дөрес, ул бер куплетлы гына иде. Икенчесен үзем яздым. «Торналар» да шушы ук спектакль өчен махсус язылган. Шушы җырлар белән халыкка чыктым, дип әйтергә була. Ул чакта бит авылларга гастрольләргә йөреш бар иде. Халык еш кына «Сәрвиназ» килгән икән дип каршы алды. «Авылым тавышлары» кайткан, дип тә әйткәннәре булды. Аннан Миндияр булып киттем. Гәрчә ул – минем әткәйнең исеме. Багданов дигән фамилиям бөтенләй онытылды берзаман. Миндияр булып китүемә һич кенә дә үкенмим. Әткәйнең исемен мәңгеләштерүнең бер формасы лабаса бу.

Моңлы кеше тыйнак була, диләр. Нәкъ сезнең хакта әйтелгән, ахрысы.

– Артык тыйнак, диләр шул. Хәзерге заманда тыйнаклык бик килешеп тә бетми бугай инде. Нишлисең, Аллаһы Тәгалә шулай яраткан. Хәзер үзгәреп булмый инде. Мәрхүм апам, мәрхүм Расих абый, Рәсил абыем – алар кыюрак иде. Мин йомшаграк булганмын. Бәлки, моңга тартылгангадыр ул. Әнием Закирә бик чая, кыю хатын иде. Сугыш елларында колхоз рәисе булган. Әти – ут. Ул башка кеше якын да килә алмаган айгырларны тәртә арасына кертә иде. Сугыштан соң әти дә колхоз җитәкләгән.

Ә шундый тавыш иясе булып та, театр юлын сайлавыгызның сәбәбе нидә?

– Балачактан җырчы булу турында хыялландым. Илһам Шакиров, Мәгафүр Хисмәтуллин, Фәридә Кудашева җырларын тыңлап, аларның репертуарын ятлап үстем. Мәктәптә укыганда, сәхнәдән төшми идем инде. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлагач, Уфа сәнгать училищесына укырга кердем. Өченче курска җиткәч, хәрби хезмәткә киттем, флотта хезмәт иттем. Менә шуннан тавышымны югалтып кайттым. Мөгаен суык, дымлы һава үз эшен эшләгәндер. Армиягә кадәр, сәнгать училищесында укыган чакта ук, профессор Фәрдүнә Касыймова: «Син – коеп куйган артист бит, театральныйга кер», – дип әйтә иде. Тора-бара ул миңа әнием кебек якын кешегә әйләнде. Аның юраганы юш килде, армиядән соң Уфа сәнгать институтына театр бүлегенә укырга кердем. Ә тавышны дәвалау һәм кире кайтару өчен күп вакыт һәм көч сарыф ителде. Бөтенләй үк кире кайтмаса да, тавышны дәваладым, дип әйтеп була. Һәрхәлдә Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия театрында җырлы рольләрне яратып башкардым. «Зәңгәр шәл»дә (Кәрим Тинчурин) , «Кызыл паша»да (Нәҗип Асанбаев), «Кара йөзләр»дә (Мәҗит Гафури) төп рольләрне уйнадым. Биш ел эшләгәннән соң театрдан китәргә туры килде.

Китүнең сәбәбе актер хезмәтенең тиешенчә бәяләнмәвеме?

– Әгәр хезмәт хакын күз уңында тотсагыз, мин беркайчан да акча артыннан кумадым. Мөгаен җүләрлек, кызу канлылык сәбәпче булгандыр. Юкса бит түзәргә кирәк. Һәм беркайчан да хәлиткеч карарларны кызган баштан кабул итмәскә кирәк. Миңа сабырлык җитмәде. Нәтиҗәдә яраткан эшемне, гаиләмне ташлап, шахтага чыгып киттем.

Үкенәсезме?

– Үкенүдән ни файда? Үткәннәрне үзгәртеп булмый бит. Иң үкенечлесе:  кызым якты дөньядан бик иртә китеп барды.

…Аннары Казанга кайттым. Кемеровога гастрольгә казаннар килгән иде. Шунда очрашып, әйдә, Казанга, безнең үз төркемебез дә бар, диделәр. Чакыргач, кайттым. Ләкин ул егетләр каядыр югалды. Мин Яшьләр театрына барып кердем. Анда ике генә спектакльдә катнаштым. «Уеннан уймак» дигәне язмышымда хәлиткеч рольне уйнады, дип әйтсәк тә була. Андагы җырлар минем визит карточкама әйләнде.

Хәзер театрга йөрисезме?

– Йөргәләдем. Мине, сәхнәгә чыгасың икән, анда яшәргә кирәк, дип өйрәттеләр. Бу – театр сәхнәсенең дә, эстрада сәхнәсенең дә кануны, бер караганда. Җырлаганда шул җырда эреп бетмисең икән, ул бит тамашачыга «тими». Үзең ышанып эшләгәндә генә, халыкка фикерең барып җитә, үзең дә эшеңнән рәхәтлек кичерәсең. Хәзерге куелышларда бөтен нәрсә бар, яшәү җитеп бетми кебек. Белмим, миңа актерның «посыл»ы барып җитми инде. Шуннан соң театрга йөрисе килми башлый.

Сез телевидениедә дә бик күренми идегез бит әле.

– Мөгаен телевидениедә кемгәдер ошамаганмындыр. Кайдан җил искәнен дә беләм инде. Үҗәтләнеп, ишек шакып йөргәнем булмады. Чакырган җирдән баш тартмадым. Иҗат активлыгына килгәндә, хәзер бит аренда хаклары бик кыйммәт. Бер-ике концерт белән генә сәхнә чыгымнарын каплап булмый. Белмим, нәрсә өчен шулай эшләнә бу? Сәнгатьне бетерү өчен дисәк тә, хата булмас.

Тавышлы, моңлы җырчыларга сәхнәгә чыгу мөмкин булмаган эшкә әйләнеп бара, шунысы кызганыч. Бу җәһәттән интернет ярдәм итә, диләр инде. Аны бик белеп бетермим. Минем дә шактый җырларым бар, диләр, анда. Үзем телефонны сөйләшү өчен генә файдаланам.

Туксанынчы елларда сез «Болгарым», «Татар кешесе», «Алтын Урда» кебек тарихи җырлар башкардыгыз.

– Үзгәртеп корулар заманы шундый җырлар таләп итә иде. Луиза Батыр-Болгари иҗат итә, мин башкарам. Андый кыю җырлардан азрак куркып калучылар да булды, мин башкардым инде. Болгар җирлегендә килгән кунакларны «Болгар» җыры каршы ала иде. Бик озак яңгыраттылар аны, аннан соң туктаттылар. Җырны файдаланмый башлауның сәбәпләрен белеп бетермим. Ләкин анда да кирәге булмагач, репертуарда тотуның кирәге юктыр дип, мин дә җырламый башладым. Гәрчә бик матур, бик мәгънәле җыр ул.

Илһам Шакиров пластинкаларын тыңлап үстем, дидегез. Исән чакта аның белән күрешү насыйп булдымы?

– Гомеренең ахырынача күрешеп тордык. Аның белән очрашулар – үзе бер гомер. Гадәттә Разил Вәлиев, Камал театрының ул чактагы директоры Шамил Закиров, галим Миркасыйм Госманов була иде. Мин гитара белән киләм. Алар гәпләшә, берзаман Илһам абый кулын күтәрә дә: «Әйдә, Рамил, «рвани»!» – дип әйтә. Мин берәр җыр әзерләп киләм инде. Бер юлы Әстерхан татарларының җырын башкардым. Бик ошады Илһам абыйга, сүзләрен сорап алды.

Мин Илһам Шакиров мәктәбен үттем. Әле дә истә: студент чакта аның бер концертында башымны аска иеп елаган идем. Ир башыңнан күз яшьләреңне күрсәтү дә оят, тыелып калып та булмый. Менә ничек тәэсир итә иде ул кеше күңелләренә!

Башта бит мин Илһам абыйга охшатып җырлый идем. Аның репертуарын ятлап, аның тавышын кабатлап. Без Фән Вәлиәхмәтов белән бергә укыдык. Ул Габдулла Рәхимкулов тавышы белән җырлый иде. Хәзер кара: нинди тавыш! Үз юлыбызга без әнә шулай килдек.

Сез артист, диңгезче, шахтер булгансыз. Тормышның кайсы чорын иң матур чак дип искә аласыз?

– Балачагымны. Авылымны, аның гүзәл табигатен, балык тоткан мәлләрне… Калган чорларны да сабак биргәне өчен рәхмәт белән искә алам. Иң кызыгы: кайсы чорда да җырдан аерылмаганмын икән. Шахтер булып эшләгәндә, ансамбль оештырдым. Мин киткәч, төркем дә таралды.

Олыгайган көндә туган ягыгызга кайтып төпләнәсе килмиме?

– Туган җирем – Башкортстан, туган илем – Татарстан. Туган авылыма ел саен кайтам, иң беренче зиратка кереп, әрвахлар рухына дога кылам, аннан төп нигезгә юнәләм, туганнарым белән күрешәм. Бераз торганнан соң, Казанны сагына башлыйм. Бирегә сагынып кайтам. Иҗатыма мөмкинлек биргән җир дә, гомер иткән җирем дә бит ул.

Үземнең мәхәббәтемне таптым, дип әйтә аласызмы хәзер?

– Әйтә алам.

Сез тулысынча ачылган артистмы?

– Юк, билгеле. Шунысына сөенәм: ничек кенә булса да, үз юлымнан тайпылмадым. Заказ буенча бернәрсә дә эшләмәдем. Череп байый да алмадым, фәкыйрьлектә дә яшәмәдем. Яңа җырлар иҗат итәм. «Минем телем», «Җайсыз дөнья», «Син мине сагынма» – әле генә табадан төшкән җырлар. Кыскасы, тормышым зарланырлык түгел. Шөкер итеп яшим.

Эстрада хәлләренә нинди бәя бирәсез?

– Мин һәрвакыт, җырның ертыгы юк, дип әйтәм. Җырларга кирәк. Безнең халык җырлап яши ул. Телевизорны ачсаң да күренә бит: тегендә – сәяси уеннар, монда – ызгыш. Татар каналын ачасың: эшлиләр дә җырлыйлар, эшлиләр дә җырлыйлар. Аллага шөкер!

  Мөмкинлек булса, тормышыгызда нәрсәне үзгәртер идегез?

– Бернәрсәне дә үзгәртмәс идем. Бернәрсә өчен дә үкенмим. Барысы өчен дә: һәр гамәл, һәр сүз өчен үзең җавап бирәсе. Әнә шуны онытырга ярамый.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

 


Фикер өстәү