Хуҗабикәләр инде берничә дистә ел рәттән тефлон (политетрафторэтилен дигән полимерның сәүдә маркасы шулай дип атала) белән капланган табалардан файдаланып килә.
Бик яратып файдаланылуга карамастан, аларның зыяны, хәтта сәламәтлек өчен куркыныч тудыруы турында имеш-мимешләрне еш ишетергә туры килә. Кемнәрдер, тефлон купса-ярылса, шул урыннан яман шешкә китерердәй матдәләр бүленеп чыга, дип уйлый. Икенче берәүләр, тефлонның кызуы сәбәпле ризыкка токсиннар эләгергә мөмкин, дигән фикердә.
Мондый имеш-мимешләргә ачыклык кертү өчен Кытай авыл хуҗалыгы университеты химиклары, тефлонны төрле температураларга кадәр кыздырып, эксперимент үткәргән. Бу хакта “АиФ” Кытай Үзәк телевидениесе мәгълүматларына таянып яза.
260 градуска кадәр кыздырганда, полимерда бернинди дә үзгәреш күзәтелмәгән. Ә менә 350 градуска кадәр кыздырганда, күләме аз гына (0,005 граммга) кимегән.
Кытай галимнәре шундый нәтиҗә ясаган: бик югары температурага җиткереп кыздырганда, полимер таркала башлый. Авырлыгы кимү шуны күрсәтә, янәсе. Алар фикеренчә, полимер таркалганда барлыкка килүче матдә үпкә чирләренә, башка авыруларга китерергә мөмкин.
Шул ук вакытта, галимнәр аңлатып үткәнчә, плитәдә гадәти ысул белән ризык әзерләгәндә борчылырга урын юк: таба 350 градуска кадәр кыза алмый (күп дигәндә – 300 градуска). Әмма буш табаны утта калдырырга ярамый.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat