Айморат хәзрәт Хаҗиев: «Аналарның балалары өчен кылган догасы бик көчле, ул бернинди киртәсез кабуллардан була»

Коръәндә: «Аллаһы Тәгалә өч кешенең: ананың – баласына, рәнҗегән кешенең һәм мосафирның догасын һичшиксез кабул итәр», – диелә. Чынлап та, ана догасының көче, кодрәтенә, могҗизалар ясарга сәләтле булуына торган саен инанасың. Аналар баласына нинди теләктә булырга тиеш? Дога кылуның аерым тәртибе, таләпләре бармы?

Сорауларга башкалабыздагы «Әл-Мәрҗани» мәчетеннән Айморат хәзрәт Хаҗиев ачыклык кертте.

– Хәзрәт, «ана догасы» дигән төшенчәгә аңлатма бирик әле.

– Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Барыбызның да ата-анасы, әби-бабайлары бар. Алар безне тәрбияләп үстергәндә үк: «Балам, нинди эш башласаң да, иң элек ата-ана хәер-фатихасын ал», – дия иде. Алар белә: ата-ана фатихасы, аналар догасы хәерле, алар теләгән кабул була. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә шул хакта әйтә. Аналарның балалары өчен кылган догасы бик көчле, һичшиксез, бернинди киртәсез кабуллардан була. Һәр ана өчен, гомумән, ата-ана өчен үз баласы яхшы. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисендә дә шул хакта әйтелә: баланың нинди буласын, нинди булып үсәчәген ата-анасы билгели. Аналарның баласына кылган догасы – аның гомерлек юлдашы.

– Әниләр укырга тиешле ниндидер аерым догалар, дога кылуның аерым кагыйдәләре бармы?

– Бала өчен дигән аерым догалар юк. Һәр ана баласына исәнлек, озын гомер, бу дөньяда үз урынын табуны тели. Иң беренче чиратта игелек теләргә кирәк. Әти-әниләр генә түгел, балалар да алар өчен догада булырга тиеш. Яшь буынны үстергәндә дә, ата-анаңа терәк, ярдәмче һәм догачы бул, дип үстерергә кирәк. Газизләре бу дөньядан киткәч тә, алар рухына дога укырлык буын калдырырга кирәк.

Әйтик, җәбер-золым кылучының да, начар юлда йөрүчеләрнең дә әниләре бар бит. Баласы нинди булуына карамастан, әнисе аны догадан калдырмаска тиешме?

– Бу дөньяда кешеләр төрле. Һәрбер әти-әни өчен үз баласы яхшы. «Балаң начарлык кылды, ул начар», – дип төртеп күрсәтсәң дә, ана моңа ышанмаячак. «Ул бит яхшы. Мин аны дөрес итеп тәрбияләдем», – диячәк. Әмма, кызганыч, начар юлда йөрүчеләр дә бар. Бу вакытта да аналар баласын догадан калдырмаска тиеш. Яхшы юлга бассын, начар эшләрен ташласын, изге гамәлләр кылсын дип теләргә кирәк. Начарлыкта йөрүче кешеләр өчен бу гамәлләре – Аллаһы Тәгалә сынавы. Аналар моны белә. Шуңа күрә дә андыйларны догадан калдырырга ярамый.

– Ана догасы кешегә ахирәттә ничек булыша?

– Әйткәнебезчә, ата-ананың балага кылган догасы, хәер-фатихасы – бу дөньяда юлдаш. Бала Аллаһ кушкан юлда булыр, үз урынын табар. Ата-анасы баласыннан бу дөньяда риза булса, Аллаһы Тәгалә дә ахирәттә үзенең колыннан риза булыр, иншаллаһ. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Ата-анасына карата начар мөнәсәбәттә булган кеше җәннәтне күрмәс», – дип кисәтә. Аллаһы Тәгалә ахирәттә баланың ата-анасына мөнәсәбәтенә дә карар. Бу дөньяда да ата-ана ризалыгында булуыбыз ахирәттә дә файдага булыр, иншаллаһ!

– Үз баласына бәддога укучылар да була бит. Андыйлар турында ни диярсез?

– Кешеләргә явызлык теләп, бәддога укучылар бар, билгеле. Бу дөрес гамәл түгел. Динебез моңа каршы. Бәддога ике өлешкә бүленә. Аның яртысы шул кылынган кешегә булса, калган яртысы кылган кешенең үзенә әйләнеп кайта. Шуңа күрә бәддога кылу динебездә рөхсәт ителми. Бәддога укылып та, укылган кешесен тапмаса, тулысы белән аны кылган кешегә кайтачак әле. Начарлыгың үзеңә кайта, кыскасы. Әниләр балаларын тугыз ай йөрәк астында йөртә, тугач та, тәрбияли, ризыгын, гыйлемен бирә. Чын ана  баласына  бәддога укый алмый. Һәр ана өчен үз баласы – газиз, яхшы, кадерле һәм ул аңа бары яхшылык кына тели.

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү