Атна ахырында Татарстанда тотрыксыз һава торышы көтелә

Атна ахырында Татарстанда тотрыксыз һава торышы көтелә. Көндез термометрның терекөмеш баганасы 15 градуска кадәр күтәрелсә, төнге сәгатьләрдә -7 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, шимбә – 8 апрельдә Татарстанда һава торышы әлләни үзгәрмәячәк. Көндез +9…+14 градус, төнлә — 6 градус. Якшәмбе – 9 апрельдә төньяк-көнчыгыштан секундына 11 метр тизлектә җил көтелә. Көндез һава температурасы +10…+15 градус, төнлә -2…-7 градус чикләрендә тирбәләчәк.

Инде хәбәр ителгәнчә, бу атна башында Казанда һава торышы ике көн рәттән рекорд куйды. Дүшәмбе – 3 апрельдә 1954 елгы рекорд (16,6 градус) челпәрәмә килеп, +16,7 градус җылы булды. Сишәмбе – 4 апрельдә һава температурасы бөтенләй


Фикер өстәү