Казанның дары заводында шартлау булган

Фаҗигадә предприятие хезмәткәренең кул чугы өзелгән.
Казанның дары заводында шартлау булган. SHOT телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, снарядны сынау вакытында предприятие хезмәткәренең кул чугы өзелгән.

Бу хәл Светлая урамындагы Химия продуктлары институты территориясендә булган. Эшче дарылы снаряд макетын баллистик сынаулар урынына алып барганда, кулындагы йөге шартлаган. Аның кул чугы өзелгән. 56 яшьлек эшче хастаханәгә озатылган.

Белгечләр шартлау сәбәбен билгеләячәк. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре шулай ук эш кузгату турында мәсьәләне карый.


Фикер өстәү