Дингә бәйле 9 сорауга җавап. «Өшкерүчеләргә бару гөнаһ саналмыймы?»

Тормыш иткәндә, адәм баласының теге яисә бу мәсьәләгә бәйле соравы тумый калмый. Аларга дин күзлегеннән дә карарга өйрәнеп барабыз. Бүгенге сәхифәбездә укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга Раил хәзрәт Фәйзрахманов ачыклык кертте.

 

  1. Дога белән сүрә арасында нинди аерма бар?

Илүзә С.

Дога  ул – синең ихтыяҗларыңны Аллаһы Тәгаләдән сорау. Безнең һәркайсыбызның нәрсәгә дә булса мохтаҗлыгы бар. Кемгәдер саулык кирәк, кемгәдер – мал, бала кирәк. Менә шушы барча кирәк-яракны Аллаһы Тәгаләдән сорыйбыз.

Сүрә дигәннән, китап мисалында карыйк. Китапны кулга алсак, ул төрле бүлекләрдән тора. Ул бүлекләрнең темалары бар. Сүрәләр дә Коръәнне төрле бүлеккә бүлә. Әйтик, «Бәкарә» («Сыер») сүрәсе. Шул сүрәдә дога да, гыйбрәтле хикәяләр дә, хөкемнәр дә булырга мөмкин. Ягъни гади генә әйтсәк, барлык файдалы мәгълүмат тупланган бүлек сүрә дип атала.

 

  1. Матурлык салонында хатын-кыз өйләнгән ир-аттан чәч кистерсә, гөнаһ булып саналамы?

Лилия Зәйдуллина

Биредә аның өйләнгәнме, юкмы икәне мөһим түгел. Алар бер-берсенә чит икән (ягъни абый-сеңел, әти-кыз һ.б. түгел), аларга бер-берсенә кагылырга ярамый. Хәдистә әйтелә: «Минем башыма энә кадасалар, чит хатын-кызга кагылуга караганда ул күпкә хәерлерәк». Чит хатын-кызларга кагылудан сакланырга кирәк. Шөкер, хәзер бит хатын-кызлар өчен – хатын-кыз чәчтарашлар, ир-атларга ир-атлар бар. Иман өчен, диндарлык өчен дә аларга бару хәерлерәк булыр.

 

  1. Нишләп намаз укыганда хатын-кыз ир-аттан арттарак басып торырга тиеш? Бу – хатын-кызны түбәнсетү түгелме соң?

Гөлнур

Һичшиксез, бу – пәйгамбәребез (с.г.в.) әмере. Ә аңа бу хөкемне Аллаһы Тәгалә җиткерергә кушкан. Хатын-кызга ир-атка караганда тыйнаграк булырга кирәк. Динебездә әйтелә: «Ир-атларга иң хәерле саф – алда, хатын-кызларга – артта». Хикмәте шунда: Аллаһы Тәгалә ир-атларны шулай яраткан: аларга гүзәл затларга карата мәхәббәт салган. Хатын-кыз янында булганда ир-атның шәһвәте уянырга, аның турында уйларга мөмкин. Бу исә уйны гыйбадәттән аера. Фетнәдән ерагайту, Аллаһы Тәгалә гыйбадәтеннән аермау өчен, шулай тиешле. Бу хатын-кызны түбәнсетү түгел, ә гыйбадәтне тагын да камилрәк итеп үтәү өчен кирәк.

 

  1. Өшкерүчеләргә бару гөнаһ саналмыймы?

Исемем редакция өчен генә

Юк, гөнаһ түгел, бу рөхсәт ителә. Әмма үз-үзеңне өшкерү хәерлерәк. Хәзер бу хакта китаплар да бар. Коръән аятьләрен телефоннан да, компьютердан да ачып тыңлый алабыз, әлхәмдүлилләһ. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисендә шундый сүзләр бар: «Җәннәткә хисапсыз керүчеләр – өшкерү өчен башкаларга мөрәҗәгать итмәүчеләр». Әмма бер нәрсәгә игътибар итәргә кирәк: хәзерге көндә дини кырыгалдарлар да күбәйде. Дин дип, үзләренең мәкерле эшләрен кылалар, Коръәндә, хәдисләрдә булмаган әфсеннәр уйлап табалар, дәвалыйбыз, диләр. Моны кәсепкә әйләндерәләр. Өшкерүчеләргә барыр алдыннан, башта җентекләп тикшерергә кирәк: алар, чынлап та, Коръәнгә мөрәҗәгать итәме?

 

  1. Дога укый башласам, йокым килмәсә дә, авызым ачыла. Нишләп алай икән?

Әмир Н.

Намаз, дога укыганда, гомумән, берәр гыйбадәт вакытында мондый хәл күзәтелә икән, бозым, сихер, күз тигән булу ихтимал дигән сүз. Күбрәк Коръән укырга, тыңларга, үзеңне өшкерергә кирәк.

 

  1. Бала тапканнан соң кайчан намазга кайтырга ярый?

Динә С.

Бала тапканнан соң чыга торган кан нифас дип атала. Нифас каны төрле хатын-кызда төрлечә була. Кемдәдер – 30, кемдәдер – 40 көн. Иң күбе – 40 көн. Хатын-кыз үзенең халәтенә карарга тиеш. Кайчан нифас килүе бетә, шуннан соң госел алып, чистарынып, намазга басарга була.

 

  1. Теге дөньяда ир белән хатын бергә булачакмы?

Исемем редакция өчен генә

Әйе, була ала. Әмма соңгысы белән.

 

  1. Каһвә эчәргә яратам. Ул хәләлме?

Чулпан

Әйе, хәләл. Чөнки хәрам дигән дәлилләр юк. Ачыктан-ачык дәлилләр булмагач, каһвәне хәрам дип чыгара алмыйбыз. Әгәр табиб сәламәтлеккә бәйле рәвештә каһвә эчүне тыйса, бәлки, хәрам дияргә мөмкин. Чөнки без үз сәламәтлегебезгә зыян салырга тиеш түгел, ул – әманәт.

 

  1. Яңа фатирга күченергә телибез. Өй ашын ничек дөрес итеп уздырырга икән?

Хәбил Камалиев

Шунысын да аңларга кирәк: өй ашын уздыру мәҗбүри гамәл түгел. Аны уздырсаң, яхшы. Уздыруның максаты – Аллаһы Тәгаләгә шөкер итү, рәхмәт әйтү. Шуңа күрә болай итәргә, тегеләй эшләргә дигән кагыйдәләр юк. Туганнарны, дус-ишләрне җыеп, корбан чалып, хәзрәт чакырып, вәгазьләр сөйләп, аш үткәрсә, бик яхшы. Һәр кеше мөмкинлегенә карый.

 

Фото: dumrt.ru 


Фикер өстәү