Республикада 8 укучы БДИны 200 баллга биргән

Татарстанда 8 кеше БДИның ике фәненнән 100әр балл җыя алган. Бу хакта Хөкүмәт Йортындагы брифинг вакытында республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Дүрт укучы (Мөслим гимназиясе, Казанның 170 нче лицее, Чистайның 1 нче лицее һәм Түбән Каманың 35 нче лицее) химия һәм биология буенча югары балларга ия булган. Чистай лицеенда бер укучы рус телен һәм рус әдәбиятыннан имтиханны 100әр баллга тапшыра алган. Шул ук фәннәрдән Түбән Камадагы 10 нчы мәктәпне тәмамлаучы кыз югары балларга ия.

Рус теле һәм информатикадан сынауны 200 баллга Казанның 131 нче лицее укучысы, ә инглиз теленнән һәм әдәбияттан Чаллының 76 нчы гимназиясен тәмамлаучы тапшырган.

Узган елгы саннар белән чагыштырганда, быел 200 баллы «акыллы башлар» алты кешегә азрак.


Фикер өстәү