Владимир Путин КамАЗ генераль директоры Когогинның кәефе яхшы булуына бәйле рәвештә шаяртып алган

Россия Президенты Владимир Путин КАМАЗ генераль директоры Сергей Когогинның күтәренке кәефтә йөрүенә чит илләрдән килгән көндәшләрнең юкка чыгуы йогынты ясавын әйткән.

Ул РАНХиГС дәүләт идарәсе югары мәктәбен тәмамлаучылар белән очрашуда шул хакта шаяртып үткән.
Очрашуда катнашучы бер туташ Когогинның бер чыгышын, бик матур һәм илһамландыргыч чыгыш, дип бәяләп үткән.
“Көндәшләр юкка чыкты, шуңа күрә хәзер аның кәефе дә яхшы”, – дип шаярткан моңа җавап итеп Путин.


Фикер өстәү