Казанда халыкара музыкаль фестиваль башлана

8-9 сентябрьдә «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда «СоТворение» халыкара музыка фестивале узачак. Ике көн дәвамында сигез илдән килгән 150 музыкант 90,5 тонналы сәхнәдә чыгыш ясаячак.

Катнашучылар арасында Индия, Бразилия, Армения, Африкадан килгән музыкантлар бар. Шулай фестивальгә данлыклы «Кино» төркеме килүе дә көтелә. Үз чыгышларында алар заманча технологияләр ярдәмендә Виктор Цойга «кушылып» җырларга ниятли. Ягъни, фестиваль кунаклары аның сурәтен дә күреп, тавышын да ишетә алачак.

Билгеле, фестивальдә татар җырлары да яңгыраячак. Татар музыкасы өчен җаваплылар итеп Артур Исламов, Juna һәм Gauga төркемнәре билгеләнгән.

Ике көнне дә концертлар 14:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта оештыручылар фестивальгә багышланган матбугат очрашуында хәбәр итте.

— Моннан 10 еллап элек без «Сотворение мира» фестивален уздыра идек. Шәһәр халкы әлеге форматны сагынган, бүген һәм иртәгә узачак «СоТворение» фестивале — күпсанлы сораулар һәм үтенечләргә җавап та ул, — диде чара турында Казан мэры Илсур Метшин.


Фикер өстәү