Тамак авыртуны дәвалый торган 4 ЫСУЛ

– Каен ботаклары төнәтмәсе. Сындырылган, изелгән бөреле ботаклар өстенә кайнар су коеп, 1 сәгать төнәтергә. Көненә берничә стакан эчәргә мөмкин. Тик бөерләре шешкән кешеләргә моны эчәргә ярамый.

– Лимон. Авыруның башлангыч чорында ярты лимонны кабыгы белән бергә ашыкмый гына ашап бетерергә. Шуннан соң 1 сәгать  бернәрсә дә ашамаска, эчмәскә. Эфир майларына һәм лимон кислотасына тамакның ялкынсынган тышчасына тәэсир итү өчен шул рәвешчә уңай шартлар тудырыла. 3 сәгатьтән соң лимонны кабат ашарга була. Шулай ук 2–3 телем кабыгыннан чистартылган лимонны авызга кабып суырырга да мөмкин. Суын йота барырга. Моны җиңеллек сизгәнче һәр сәгать саен кабатларга кирәк.

– Тома балавыз (умарта корты җилеме, прополис). Сырхауның барлык стадияләрендә дә файдасы тия. Ашап-эчкәч, авызга бармак очы хәтле генә җилемне кабып чәйнәргә; көненә барлыгы 5 г җилем таләп ителә. Җилемнең бик сыйфатлысы гына ярдәм итә. Андый җилем авызга капкач, көйдереп алгандай итәргә, телне оетып җибәрергә тиеш.

– Куе арпа сыгынтысы. 1 аш кашыгы төйгән арпаны 1 стакан җылымса суга салып 4–5 сәгать төнәтергә. Шуннан соң 10 минут кайнатып сөзәргә. Көненә 4 тапкыр 1/4әр стакан эчәргә. Тамак бакасын дәвалаганда гына түгел, эчне йомшарту, өске сулыш юлларын дәвалау өчен дә файдалы ул.

 

 


Фикер өстәү