Татарстанда җиңел автомобиль йөк машинасы астына килеп кергән: һәлак булучылар бар

Кичә кичен Зәй районында юл фаҗигасе булган. Авария Чаллы-Әлмәт юлының 72нче чакрымында килеп чыккан. Бу хакта “Татар-информ” аварияне үз күзләре белән күрүчеләрнең сүзләренә таянып яза.

Аларның мәгълүматлары буенча, “Datsun” бик зур тизлектә “Урал” йөк машинасының артына килеп бәрелгән. Җиңел машинаның капоты тимер өеменә әйләнеп калган. Андагы пассажир һәлак булган. Тагын берсе хастаханәгә озатылган.


Фикер өстәү