Уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) беренче булып Түбән Кама районы вәкилләре чыгыш ясады.
«Бәйге безнең көчебез бердәмлектә икәнлеген күрсәтә. Ул инде 2023 елдан бирле үткәрелә һәм шул исәптән якташлык җәмгыятьләрен берләштерү өчен зур этәргеч булды. Бәйгедә катнашучыларның барысы да, шулай ук казанлылар республика районнары сәнгате, мәдәнияте, гастрономиясе белән танышу мөмкинлегенә ия булачак», – ди Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова.
Конкурс киләсе елның 25 мартына кадәр дәвам итәчәк. Җиңүче «Татарстан Республикасының мәдәни башкаласы – 2027» исеменә һәм 3 миллион сумлык сертификатка ия булачак. Конкурсның гомуми приз фонды 9,7 миллион сумнан артып китә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез