Татарстанда буран һәм юлларда бозлавык көтелә

Татарстанда бүген салкын һава торышы көтелә. Аз гына кар явачак, көндез аерым районнарда буран көтелә, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеоүзәге матбугат хезмәте.

«Төнлә һава температурасы -7..-12, көндез -4..-9 градус» — диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, көнбатыш, көньяк-көнбатыштан исәчәк җилнең тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк, урыны белән 14 метрга җитәчәк. Шулай ук татарстанлыларны юлларда бозлавык турында кисәтәләр.

 


Фикер өстәү