Үсентеләр суган белән йомырка кабыгы ярата

Суган төнәтмәсе кәлшәләргә файдалы булудан тыш ул дезинфекция дә ясый. Аны әзерләү өчен 5 л суга 20 г суган кабыгы салып, берничә көн төнәтәсе. Аннары төнәтмәне атнага бер тапкыр сибәргә ярый.

Йомырка кабыгы шулай ук үсентеләр өчен файдалы. 3 литрлы банканың 2/3сенә йомырка кабыгы, аның өстенә җылы су салып, 4 көн тотарга. Аннары 1:3 күләмендә су белән болгатып, кәлшәләргә сибәргә.


Фикер өстәү