Татарстан мөфтие якынлашып килүче Ураза бәйрәме белән котлады

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин якынлашып килүче Ураза бәйрәме уңаеннан мөселман өммәтендәге барча кешегә мөрәҗәгать белән чыкты, дип хәбәр итә Диния нәзарәте. “Бүген кояш баеганнан соң Ураза бәйрәме башлана. Әлеге изге бәйрәм белән барыгызны да чын күңелдән котлыйм, – диелгән, аерым алганда, мөрәҗәгатьтә. – Бүген мөселман күңеле бер үк вакытта сагышлы да, шатлыклы да хисләр кичерә. Зарыгып көтеп алынган изге Рамазан ае әле кайчан гына башланды, инде ахырына да якынлашып килә. Рамазан ае белән шушы 30 көнгә генә Аллаһтан бирелгән аерым бер рәхим-шәфкатьлелек, иксез-чиксез кадер-рәхмәтнең артта калуы күңелдә сагышлы хисләр уята.

Ураза бәйрәме хөрмәтенә Аллаһның Рамазан аендагы барлык игелекле эшләребезне һәм эчкерсез ниятләребезне кабул кылуын, шуның өчен безгә рәхим-шәфкатьлелек күрсәтүен телим. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын, Ураза гаете мөбәарәк булсын!”.


Фикер өстәү