Тәмле кыяр сере. Яшелчә үстерү буенча киңәшләр

Хәтта иң матур кыяр да әче булып чыгарга мөмкин. Шундый бер «мәкерле» яшелчәнең бөтен салатны бозып куюы бар. Мондый хәл килеп чыкмасын өчен нишләргә? Биология фәннәре кандидаты Анна Чистякованың киңәшләрен тәкъдим итәбез.

Нигә әче? Яшелчәне дөрес тәрбияләмәүгә бәйле бу. Көндезге һәм төнге һава температурасы бик нык «уйнаса», дым җитмәсә, башка шундый стресслар килеп чыкса, үсентеләр үзләрен саклый башлый һәм кукурбитацин бүлеп чыгара. Бу матдә кыярның сабакка тоташкан урынында һәм кабыгында тупланганлыктан, нәкъ менә шул өлешләре тәмсезләнә.

Әчеләнмәсен өчен, яшелчәгә уңайлы шартлар тудырырга кирәк. Эсседә теплицаны әйбәтләп җилләтегез, өстенә зур ак җәймә җәеп яки суда юыла торган ак буяу белән буяп, күләгә ясагыз. Салкынча көннәрдә кыярны үтәли җилдән саклагыз. Даими рәвештә су сибеп торыгыз. Һава температурасы көндез дә +12…+15 градустан артмаса, үсенте җылы су таләп итә. Гомумән, бик эссе көннәрдә дә салкын су сипмәскә кирәк.

Иң яхшысы – суны зур савытка тутырып, көн дәвамында кояшта җылытырга. Кояш баеганда гына үсентеләргә сибәргә. Болай эшләгәндә, яфракларына эләккән су тамчылары төн салкынына кадәр кибәчәк. Юкса салкынча һавада дымның күп булуы гөмбәчек авыруларына китерәчәк.

Туфракта дымны саклауның, көндезге һәм төнге температураларның салмак кына үзгәрүен булдыруның иң яхшы ысулы – мүлчәләү. Мүлчә өчен кипкән үләннән дә яхшысы юк. Череп-таркалып, туфракны туклыклы матдәләргә баетачак. Бу да кыярларның үсеше өчен бик файдалы булачак.

Сортына кара. Үсентенең кайбер сортлары стресска тиз бирешүчән. Үскәндә, шартлары аз гына килеп җитмәсә, кыяры әче булачак, димәк. Мондый сортларга Июньский скороспел F1, Конни F1, Амос F1, Муму F1 кебек сортлар керә. Шуңа күрә орлыкны белеп сайлагыз, кабындагы мәгълүматларга игътибар итми калмагыз (монысы – киләсе ел өчен).

Шулай да әче кыярны ташлап әрәм итмәгез. Юып, баш-башларын кисеп ташлагыз да берничә сәгать салкын суда тотыгыз. Суын алыштырып торырга кирәк. Болай эшләгәндә, кыярның әчесе бетәчәк.

 

Кыярны әчетеп тозлау ысулы

5 литрлы савытка тозлау өчен кирәк: 3 кг кыяр, 3–4 укроп таҗы, 1 баш сарымсак, 1–2 керән яфрагы, 10 түгәрәк кара борыч, 1,5 аш кашыгы горчица порошогы, 6 аш кашыгы тоз, 5 чия яфрагы, 5 карлыган яфрагы.

Кыярны әйбәтләп юып, салкын суда бераз тотабыз. Савыт төбенә – чия һәм карлыган яфракларын, шулар өстенә кыярның бер өлешен урнаштырабыз. Горчица порошогының, тоз, сарымсак (чистартып), борыч, укроп таҗы, керән яфракларының яртысын салабыз. Шуннан соң калган кыярларны һәм калган ингредиентларның барысын да тутырабыз. Салкын су (кайнаган яки чишмә суы) агызабыз. Өстенә авыр әйбер куеп, җылы бүлмәдә берничә көн тотабыз (вак кыяр өчен гадәттә өч көн җитә). Шуннан соң тозлыкны кәстрүлгә агызып алабыз да кайнатып чыгарабыз. Кыярларны юып, өстенә тозлыкны (суынган булсын) салабыз. Салкынча урында саклыйбыз.


Фикер өстәү