Гөмбәчеләр «урман ите»нә йөрүләрен «тын ау» дип атый. Гөмбәне шаулап эзләмиләр, тавышланып җыймыйлар, ашыкмыйча, урман тынлыгын тыңлап кына эш итәләр. Быел урман нигъмәте аеруча күп. Тәҗрибәле гөмбәчеләр шулай дип куана. Бу эшкә һәвәс кешеләр көз җиткәнен көтеп тормый, тизрәк урманга сукмак сала. Табигать нигъмәтен ничек җыярга, ничек итеп кышка әзерләргә? «ВТ» хәбәрчесе гөмбәчеләрдән сорашты.
«Ничек иренмисең?» – диләр»
Чулпан Әүхәдиева (Балтач):
– Гөмбә җыю үзе бер чир кебек. Балачактан әни белән җыеп үстем. Безнең нәселдән киләдер ул. Әнием ягыннан барысы да гөмбә җыя. Бу эшкә мин 2019 елда керешеп киттем. Гөмбә уңышы мул ел иде. Ул елны 500 банкадан артык гөмбә маринадладык. Үзебез өчен күп бит бу дип, әкренләп сата башладык. Шуннан бирле даими клиентларым барлыкка килде. Алар минем гөмбә сезонын ачканны дүрт күз белән зарыгып көтә! Бер алганда 15әр банка алалар.
Шунысы да бар: ашарга әллә ни кызыкмыйм, исем китми. Әмма гөмбә җыю бик ошый! Быел да гөмбәгә бардык инде. Уңышы бик шәп! Дүрт көн рәттән җыйдык. Ярты литрлы 200 банка майлы гөмбә маринадлап саттым. Әлегә майлы гөмбә җыюдан туктадык, зураеп киттеләр. Без вакларын, матурларын гына җыябыз шул. Быел алган 200 банка да җитмәде әле.
Гөмбә җыю – җан рәхәте ул, мин бу эштән энергия алам. Эшкәртү дә авыр түгел. Булышучыларың булса, әлбәттә. Без гаилә белән бергә эшлибез.
Быел күпләр: «Сиңа кызыгып, гөмбә җыйдык, хәзер инде маринадлар өчен рецепт кирәк!» – дип яздылар. Гөмбәне танысалар да, эшкәртәсе бар бит. Синнән генә сатып алам, диючеләр күп. Ничек иренмисең, дип шаккаталар.
«Гөмбәне кыра-кыра юасы»
Гөлназ Нуриева (Мамадыш):
– Әле иркенләп сөйләшергә вакыт та юк, бүген 30 банка гөмбә яптым. Әле юасы гөмбәмнең очы-кырые юк! Бүген иртәнге 4тә гөмбәгә барып кайттым. Юган гөмбәләр суда торып торды. Ул гөмбәләрне кыра-кыра юасы бит әле. Мин аларны яратып, ап-ак итеп юам! Җәен 80 мең сумлык җиләк саттык. Җир җиләген чистартып җыям ич мин. Көненә 15әр литр! 130 мең сумлык гөмбә саттык инде. Әле өйдә тагын 200 банка бар. Гөмбәләр баш төртә генә башлады гына әле. Саулык булсын. Ирем гөмбәле урынга алып барып куя, кире килеп ала. Иртәнге 4тән 7гә кадәр ике чиләк җыярга өлгерәм инде мин. Төштән соң: «Ник тик утырыйм соң, әйдә, илтеп куй!» – дим дә тагын гөмбәгә китәм. Өйдәге барлык эшне ирем башкара. Гомер ул йокласаң да үтә, ә болай акча эшлисең. Бу кадәр акча юлда ятмый ул. Гөмбәләремне бөтен кеше сөенеп ашый, рәхмәтләрен җиткерә.
«Гөмбә җыеп, кунакка соңга калдык»
Нәзилә Хуҗина-Җәләлиева (Казан):
– Мин таныган гөмбәләр әллә ни күп түгел: төп гөмбәсе (опята), майлы гөмбә (маслята), җирән гөмбә (рыжик), ак гөмбә. Быел бер тапкыр майлы гөмбә җыярга бардык. Гөмбәне җыярга бик яратам, сабагыннан пычак белән кисеп алу – үзе бер ләззәт. Ә менә эшкәртү катлаулырак. Майлы гөмбәне аеруча. Өстендәге элпәсен, астагы «губка»сын алырга кирәк. Шуңа чистарткач бик аз кала. Тозлармын дип уйлаган идем, мәшәкатьләнеп тормадым әле. Бәрәңге белән пешереп ашадык, бик тәмле булды. Башка елларны маринадлый идем. Гөмбәне Питрәч районында (Көек тирәсендә) гына җыйдык, авылга кайтып ук җитеп булмады инде. Майлы гөмбәнең шул ягы бар: ул тиз кортлый. Бик сайлап җыярга кирәк. Гөмбә җыйган көнне кунакка да дәшкәннәр иде безне. «Гөмбә җыймыйча бармыйм!» – дидем иремә. Соңга калып булса да, кунакка да бардык, гөмбә җыю сусавын да баса алдым.
Гөмбәгә барып, штраф алма
Гөмбәчеләргә «тын ау»га чыгар алдыннан Кызыл китапны карап чыгу зыян итмәс. Ник дигәндә, Кызыл китапка кергән кайбер гөмбә төрләрен җыйган, саклаган һәм саткан өчен административ һәм хәтта җинаять җаваплылыгы да каралган. Мәгълүм булганча, 2023 елдан Россиядә шундый закон гамәлдә.
Физик затлар өчен штраф – 2,5 меңнән 5 мең сумга кадәр.
Юридик затлар өчен штраф – 500 меңнән 1 млн сумга кадәр.
Әмма хафаланырга ашыкмагыз. Рослесинфорг белгечләре кисәтүенчә, сирәк очрый торган гөмбәләрне илнең теләсә кайсы төбәгендә очратырга мөмкин булуга карамастан, гади гөмбәчеләргә борчыласы юк. «Ризык буларак еш файдаланган, тышкы кыяфәте дә, ашарга яраклылыгы да шик тудырмаган ак, усак, каен, әтәч гөмбәләрен курыкмыйча җыярга, кышка әзерләргә була. Мондый гөмбәләрне сирәк һәм тыелган урман сыйлары белән бутау бик кыен», – ди алар. Җирән гөмбә, йөнтәс гөмбә (волнушка), гөреҗдә, шәмәхә рядовка гөмбәсен җыйганда исә төсенә, рәвешенә бик игътибарлы булырга кушалар.
Тәмле дип телең йотма
Җыйганда гына түгел, ризык буларак кулланганда да сак буласы. Гөмбә ашап агулану очраклары аз түгел. Роспотребнадзор мәгълүматларына ышансаң, ел саен ил күләмендә гөмбә ашап агулануның 1 меңләп очрагы теркәлә. Шуның 30ы – үлем белән тәмамлаган очраклар.
Урман нигъмәтен ашап агулансаң нишләргә? Республиканың баш токсиологы Алия Насыйбуллина киңәшләренә колак салырга.
– Агуланган очракта, шундук табибка күренү мөмкинлеге юк икән, ашказанын юдырырга.
– Гөмбә ашап агулансаң, дәвалану хастаханәдә узарга тиеш.
– Күпләр нинди гөмбә ашап агулануын да белми. Урман нигъмәтен авызга алганчы, аның нинди гөмбә икәнен тикшерергә киңәш ителә. Аны хроник авырулары һәм эчәклек системасында проблемалары булган кешеләргә, 14 яшькә кадәрге балаларга ашарга ярамый.
– Гөмбә белән агулану билгеләре: баш әйләнә, эч китә, йөрәк тибеше ешая, куллар һәм аяклар салкын була, эч авырта, температура күтәрелә, галлюцинацияләр булуы мөмкин. Беренче билгеләр барлыкка килүгә, «ашыгыч ярдәм» чакырту кирәк. Сырхауны хастаханәгә никадәр иртәрәк китерсәң, аны коткарып калу ихтималы шулкадәр зуррак. Агулы гөмбәләр иң элек бавырны зарарлый.
– 2008 елда шундый хәл булды. Хастаханәгә агулану билгеләре булган 18–19 яшьлек егетне алып килделәр. Баксаң, бәрәңге белән гөмбә ашаган икән. Шул гөмбәләр арасында моңа томсык гөмбә (бледная поганка) эләккән. Яшь егет исә табибларга дүрт тәүлек узгач кына мөрәҗәгать иткән булып чыкты. Ничек кенә тырышсалар да, егетнең гомерен саклап калып булмады.
Сан
Әтәч гөмбәсе – 700 сум/кг, 5 килодан артыграк – 650 сум/кг
Майлы гөмбә – 500 сум/5 л чиләк
Каен гөмбәсе – 200–250 сум/кг
Маринадланган ак гөреҗдә – 2000 сум/3 л банка
Маринадланган майлы гөмбә – 400 сум /0,7 л банка
Маринадланган әтәч гөмбәсе – 500 сум/0,7 л банка
Маринадланган ак гөмбә – 600 сум/0,7 л банка
Игъланнар сайтларындагы мәгълүматларга таянып, Татарстандагы бәяләр
Мөһим кагыйдәләр
– Гөмбәне олы юллардан, магистральләрдән ерактарак урыннардан җыегыз.
– Гөмбәне үрелгән кәрҗиннәргә җыю киңәш ителә. Болай ул озаграк сакланачак. Полиэтилен пакет, капчык, чиләкләрдә ул тизрәк бозыла.
– Гөмбәне көнендә үк, вакытны озакка сузмыйча эшкәртү хәерле.
– Гөмбәне җылыда саклау тыела!
– Танымаган, күз күрмәгән, белмәгән гөмбәгә кагылмагыз.
– Җыйган вакытта гөмбәне тәмләп карау яхшыга илтмәс.
– Урманга барганчы, якыннарыгызга кая барасыгызны әйтеп китегез. Кием-салым да гөмбә җыю өчен ярашлы булсын. Таныш булмаган урыннарга бармагыз. Үзегез белән су, тамак ялгарга ризык, пычак, шырпы, сыбызгы, фонарь алсагыз да зыян итмәс.
– Урманга кергәнче, як-ягыгызда ниләр барлыгын истә калдырыгыз.
– Ул-бу була калса, кесә телефоныннан 112 номерына шалтыратыгыз.
Чулпан Галимова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat