Коточкыч янгын: авылда өч бала тереләй янып үлгән

Тула өлкәсендә шәхси йортта янгын нәтиҗәсендә өч кечкенә бала һәлак булган. Инцидент Демидовка авылында була.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, янгын сүндергәндә 8 яшьлек кыз һәм 3 һәм 4 яшьлек ике малайның гәүдәләре табылган. Янгын чыккан вакытта әти-әниләр өйдә булмаган.

Билгеләп үтелгәнчә, торак янгын хәбәрчесе тарафыннан җиһазланмаган/

Һәлакәт урынына 15 Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгече һәм 6 берәмлек техника килгән. Ачык яну 48 квадрат метр мәйданда бетерелгән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү